

Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да, күңеле белән мәктәп тормышы белән яши.
Элекке укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә котлаулар алса, гомер заяга узмаган дип, шатланып гомер кичерә. Ветеран укытучы бүген ничек яши, мәктәптә эшләгән елларын сагынамы? Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан 2023 елны Русиядә “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителгәч, без Ишкар урта мәктәбендә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр белән очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек.
Кичәне директорның укыту һәм тәрбия эшләре урынбасары Гөлназ Хәсәнова һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Садретдинова алып барды. Очрашу матур чыгышлар, укытучыларга һәм укучыларга хатирәләрне яңартырлык кызыклы сораулар белән үрелеп барылды. Ветеран укытучылар үзләренең чыгышларында эшләгән вакыттагы мизгелләре белән уртаклашты, мәктәп тарихы, аның данлы укучыларын искә алды.
Балаларның күңеленә белем орлыклары салып, тормышка өмет уяту, белемле итү - аларның төп максаты булган. Һәр кайсы бүгенге көндә авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Җырдагыча, авылның олысы да, кечесе дә аларга хөрмәт белән баш ия. Алар бүген дә актив тормышта кайный. Мәктәп яшәеше белән кызыксынып торалар, безнең һәр уңышка сөенәләр, авылдагы барлык чараларда актив катнашалар.
Кунаклар фотокүргәзмә белән танышты. Аларда мәктәпнең тулы тарихы, чыгарылыш сыйныф укучылары фотолары, мәктәп шәҗәрәсе чагылыш тапкан.
Укытучы - ул һөнәр генә түгел, ә тулы бер язмыш һәм яшәү рәвеше. Безнең ветераннарыбызның хезмәт һәм тормыш юлы шуны дәлилләп тора да инде.
Зилия Гыйлметдинова, Ишкар урта мәктәбе.