

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте (җитәкчесе -Айдар Мөхәрләмов) авылның социаль инфраструктурасын үстерүгә лаеклы өлеш кертә, һәр башлангычта да ярдәм кулын суза. Әле дә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә “УАЗ” машинасы һ.б. кирәкле әйберләр алып җибәрде.
- Машина махсус хәрби операция зонасына буш кузгалмады. Аңа көрәкләр, балталар, йокы капчыклары, генератор, тушенкалар, консервалар, гигиена әйберләре һәм башка бик күп әйберләр тутырылган. Боларның барысын да хуҗалык хезмәтчәннәре, барлык авыл халкы бергәләп әзерләде, егетләребезгә хәер булып барып ирешсен. Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - дип изге теләкләрен юллады Айдар Мөхәрләмов.
“Урал” җәмгыяте дә читтә калмады. Җәмгыять директоры Елена Ибраһимова инициативасы белән “УАЗ” машинасы алынган.
-Туган илебезне саклаучы солдатларыбызга ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге машина аларга җиңеллек һәм файда китерсен дигән теләктәбез һәм исәнимин әйләнеп кайтуларын көтәбез. Шулай ук авыл халкы күчтәнәчләр әзерләде, Рсай урта мәктәбе һәм Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучылары җылы хатлар язды. Болар барысы да - алгы сызыкка якташларыбызга, - ди Елена Робертовна.
Районыбызның десантчылар җәмгыяте дә сынатмады. Алар Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен “УАЗ-469” машинасын сатып алды. Аңа автосервиста ремонт үткәрделәр:буядылар, запас частьләрен алыштырдылар. Ул алгы сызыкта кирәкле әйберләр белән комплектланган: бензопила, газ баллоны, аптечка, генератор һ.б.