

Исәмәтлеләрдән – мунча Исәмәт авылында яшәүче Ринат Фәррәхов үзе дә Чечен республикасында кайнар ноктада булган хәрби буларак, егетләрнең хәлен бик яхшы аңлый. Ул хәрбиләрнең тормышын җиңеләйтү максатында, мунча эшләп җибәрү теләге белән яна һәм уйлаганын тиз арада гамәлгә ашыра. Дуслары Олег Ногъманов, Ринат Фәррәхов, Ильмир За-киров, Салават Шәрипов, Зинфир Нургалиев кирәк материаллар җыярга ярдәм итә. Кыска вакытта тимердән биеклеге - 1 метр 90 см, киңлеге - 2 м 75 см, озынлыгы 1 м 50 см тәгәрмәчле, тагылмалы барлык уңайлыклары булган мунча эшлиләр.
-Кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында иң мөһиме - тамак ялгау һәм юыну. Аз булса да солдатларның тормышын җиңеләйтү өчен бердәм тырыштык. Кемдер акчалата ярдәм итсә, кемдер киңәшләрен бирде, ихлас теләкләрен җиткерде. Якташларыбызның исән-сау кайтуларын көтәбез, - ди Ринат Фәррәхов.
Шулай ук Исәмәт мәдәният йортында хатын-кызлар бергә җыелып маскировка челтәрләре үргән.