Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 февраль 2023, 10:00

Шагыйрь туган җирдә

Үткән атнада М.Гәрәев исемендәге Башкорт  тарихи-мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел тулуга багышланган төрле чаралар уздырылды

Шагыйрь туган җирдәШагыйрь туган җирдә
Шагыйрь туган җирдә

Үткән атнада М.Гәрәев исемендәге Башкорт  тарихи-мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел тулуга багышланган төрле чаралар уздырылды. Шул уңайдан 2 февраль көнне үзәккә йөрүче бер төркем ветераннар өчен әдипнең туган ягына экскурсия оештырылды. Сәяхәт барышында алар Дүртөйле шәһәрендә тукталып шагыйрьнең һәйкәленә чәчкәләр салды, аннары туган авылы Миңештегә юл алды. Наҗар ага Нәҗминең йорт-музеенда илешлеләрне җылы кабул иттеләр. Музей методисты, үзе үк аны оештыруга зур көч салган Җәлил Сабиров  шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы хакында мавыктыргыч итеп, кызыклы фактлар китереп сөйләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветераны, үз туган ягын чиксез яраткан һәм ихтирам иткән Наҗар Нәҗминең фәһемле тормыш юлы һәм иҗаты туган илгә бирелгәнлек, кешеләрне ярату хисләре белән сугарылып, шигырләрендә һәм җырларында чагылыш тапкан. Аның үзе мәрхүм булыр алдыннан гына төзелеп сафка кертелгән ике катлы йорты бүген музей итеп җиһазландырылып, төрле яктан килүчеләрне кабул итә.  Ул бик матур табигатьле урынга салынган. Шагыйрьнең эш бүлмәсендәге тәрәзәдән карап, илһам алырдай, ямьле алан, сулык һәм куаклыклар җәйрәп ята. Ә өстәлендә  тәмамланмаган кулъязмалары саклана. Бүлмәләргә әдипнең исән вакыттагы шәхси әйберләре, китаплары, күпләгән фотосүрәтләре тупланган.

  Экскурсиядә катнашучылар да шагыйрьнең иҗатына ихтирам йөзеннән җырларын  искә төшерде, шигырьләр укыды. Кайтышлай исә Н.Нәҗминең тау башына урнашкан каберенә чәчкәләр салдылар, рухына багышлап догалар кылдылар.

  Шундый истәлекле сәяхәт оештырганы өчен ветераннар үзәк җитәкчесе Гүзәл Нурыевага һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиевка олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Гөлфинә  Сәлимова,

ветеран –журналист.

 

     

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас