Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2023, 07:00

Гомер-гомергә, ир-егетләребез ныклы булса, илләр-җирләр имин булыр, дигәннәр

Үзенең гаиләсен, туган, торган җирен яраткан кеше Ватанын да кадерли.Шуңа күрә ил сагында торган егетләребез - илнең терәге, халкының ышанычы  #Ватан

Гомер-гомергә, ир-егетләребез ныклы булса, илләр-җирләр имин булыр, дигәннәрГомер-гомергә, ир-егетләребез ныклы булса, илләр-җирләр имин булыр, дигәннәр
Гомер-гомергә, ир-егетләребез ныклы булса, илләр-җирләр имин булыр, дигәннәр

Эшлекле, тырыш, үз һөнәренә бирелгән кеше беркайчан да югалып калмый. Азат Сабиров – шундыйлардан. Район юл ремонт-төзелеш идарәсендә “КамАЗ” автомашинасы шоферы булып 1997 елдан бирле эшли ул.

Азат Флүс улы үз белемен арттыруга һәм һөнәри дәрәҗәләрен камилләштерүгә җитди игътибар бирә. Нинди генә автомобиль штурвалына утырмасын, оста идарә итә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, автомобильләрне эксплуатацияли, җитешсезлекләрне вакытында ачыклый һәм бетерү чараларын күрә. Ремонт мәсьәләсенә җитди карый.

Үзе хезмәтләндергән “КамАЗ” автомашинасында А.Сабиров ел саен югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Соңгы елларда автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту буенча шактый эшләр башкарылды, монда аның шактый өлеше бар.

Уңган хезмәткәр Мари Мәнәвез авылына керү юлын төзүгә, Иске КуктауИсанбай-Аккүз, Шаран -Яңа Балтач-Андреевка автомобиль юлларын ремонтлауга, «Башкорт уңайлы ишегалды» программасы буенча Югары Яркәйдә ишегалды территорияләрен, «Туган урам» программасы буенча Түбән Яркәйдә Үзәк урамына асфальт салуда, «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча Җиңү Паркын төзекләндерүдә актив катнашты.

Кыю ир-егет 1983-1986 елларда Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Анда аңа нинди коточкыч авырлыклар, михнәтләр белән очрашырга, каты бәрелешләргә дучар ителергә туры килә. Хәер, яу яланыннан исән-имин туган ягына әйләнеп кайта.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, тармак үсешенә зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге өчен 2020 елда «Башкиравтодор» җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Азат үз белгечлеге буенча яхшы теоретик һәм практик белемгә ия. Югары хезмәткә сәләтлелеге, эшкә җаваплы карашлы булуы аркасында предприятие хезмәткәрләре арасында абруй һәм хөрмәт казанды.

Автор:Энже Гильманова
Теглар:#ватан
Читайте нас