

Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үзенең лаеклы урынын таба, дип юкка гына әйтмиләр. Югары Яркәй авылында яшәүче Азат Арысланов яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып, аны лаеклы башкара.
Яңа Күктау авылында туып-үскән Азат Сәфәргали улы Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда водительлеккә укып, кулына таныклык ала. Хезмәт юлын район “Сельхозтехника” оешмасында башлый. Арытаба ул армия сафларына чакырыла. Грузиядә Тбилиси шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәт итә. Аны лаеклы үтәп, туган якларына кайта. Көче ташып торган егет Югары Яркәйдәге автотранспорт предприятиесенә (хәзер - «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы) эшкә урнаша һәм бүгенгәчә биредә намуслы хезмәт сала.
35 ел дәвамында Азат Сәфәргали улы хезмәтләндергән автобусында пассажирларны билгеләнгән урынга илтеп, көненә йөзәрләгән чакрым юллар үтә. Тәҗрибә туплаган предприятие уңганы вакыт белән исәпләшми, машинасын төзек тотып, җитәкчелек тарафыннан йөкләтелгән бурычны җаваплы башкара.
Тормыш иптәше Зәйтүнә белән ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының шатлыгына сөенеп, тату гомер кичерәләр.