Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2023, 17:00

Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдантуры булмаса да, игелек кылу белән бәйле

Район үзәк дәваханәсендә инде дистә елдан артык шофер булып эшләүче Эльвир Кәримов - шундыйларның берсе.

Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдантуры булмаса да, игелек кылу белән бәйлеКайбер кешеләрнең хезмәте, турыдантуры булмаса да, игелек кылу белән бәйле
Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдантуры булмаса да, игелек кылу белән бәйле

Исанбай авылында туып-үскән Эльвирның тәҗрибәсе зур: машина йөртү таныклыгын ул урта мәктәпне тәмамлау белән, һөнәри техник училищеда укыганда ук алган. Арытаба армия сафларында хезмәт итеп кайткач, район кулланучылар җәмгыятендә беренче хезмәт юлын башлый. “Илеш элеваторы”, Страховка компаниясендә хезмәт салганнан соң, 2011 елдан район үзәк дәваханәсендә үз һө-нәре буенча эшен дәвам итә. Һәр минут-секунд кадерле чакта тиешле урынга үз вакытында барып җитү өчен шоферның машина белән ничек идарә итүеннән тора. “Авырулар яки табиблар белән республика дәваханәләренә барырга туры килсә, без ныклы ышаныч белән юлга чыгабыз, чөнки Эльвир бик игътибарлы, техникасын һәрвакыт төзек йөртә”, -ди хезмәттәшләре аның турында.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас