Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
23 Февраля 2023, 15:00

Һәрберебез өчен 23 февраль – иң кадерле көннәрнең берсе, чөнки ил терәге, гаилә тоткасы булган кешеләребез – ир-егетләр бәйрәме

Шуларның бер вәкиле - “Уют” җәмгыятендә хезмәт салучы Ришат Хәләф улы Солтангалиев #Ватан 

Һәрберебез өчен 23 февраль – иң кадерле көннәрнең берсе, чөнки ил терәге, гаилә тоткасы булган кешеләребез – ир-егетләр бәйрәмеҺәрберебез өчен 23 февраль – иң кадерле көннәрнең берсе, чөнки ил терәге, гаилә тоткасы булган кешеләребез – ир-егетләр бәйрәме
Һәрберебез өчен 23 февраль – иң кадерле көннәрнең берсе, чөнки ил терәге, гаилә тоткасы булган кешеләребез – ир-егетләр бәйрәме

Һәрберебез өчен 23 февраль – иң кадерле көннәрнең берсе, чөнки ил терәге, гаилә тоткасы булган кешеләребез – ир-егетләр бәйрәме.

Шуларның бер вәкиле - “Уют” җәмгыятендә хезмәт салучы Ришат Хәләф улы Солтангалиев. Югары Яркәйдә урта мәктәпне тәмамлагач, 1988-1990 елларда солдат бурычын Амурдагы Комсомол шәһәрендә инженер гаскәрләрендә узып, намус белән үтәп кайта. Хезмәт юлын Илеш урман пунктында башлый. 1993 елда Бәләбәй ит-сөт сәнәгате укыту комбинатына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, районга майсыр заводына эшкә кайта.

Ришат Хәләф улы нинди генә участокларда эшләсә дә, үзен тыйнак, җитди, төгәл белгеч итеп күрсәтә.

Ул 2006 елдан алып “Уют” җәмгыятендә котельный операторы булып эшли. Үз хезмәтенә җаваплы каравы аркасында иптәшләре арасында абруй казана, тәҗрибә уртаклаша һәм билгеләнгән кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүне таләп итә.

Намуслы хезмәте өчен предприятие җитәкчелеге, муниципаль район хакимияте тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән, 2020 елда Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы алган.

Гаиләсе белән күркәм тормыш көтәләр, тормыш иптәше Наилә белән ике улларына гомер биреп, аларның уңышларына сөенеп яшиләр.

Автор:Энже Гильманова
Теглар:#ватан
Читайте нас