

Ришат Хәбибов 2019 елдан Игмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы вазифасын җитәкли. Шушы еллар эчендә авылны үзгәртү, социаль структураны үстерү, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча бик күп эшләр башкарылган.
Ришат Рәзиф улы Абдулла авылында туып-үсә. Игмәт урта мәктәбеннән соң, армия сафларына юллана. Ерак Көнчыгыш Хабаровск краенда чик сакчысы булып хезмәт итә.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән вакытта үзен тик уңай яктан күрсәтә, әти-әнисенә командованиедән Рәхмәт хатлары килеп тора. Р.Хәбибов хезмәт юлын 1998 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегендә башлый. Читтән торып, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлый. Шулай ук ике тапкыр төрле елларда башта - өч, аннан соң 6 ай Чечняда командировкада була.
Ришат Рәзиф улының үз вазыйфасын белеп башкаруы, тыйнаклыгы, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчәнлеге район җитәкчеләре арасында һәм үз коллективында хөрмәт уята. Төзекләндерү буенча район конкурсында 2020 елда Игмәт авыл советы авыл биләмәсе – Гран-прига, 2022 елда өченче урынга лаек булып, акчалата сертификат белән бүләкләнә.
Гаиләсе белән дә бәхетле Р.Хәбибов. Тормыш иптәше Гүзәл белән өч бала тәрбиялиләр. Алар уңышлары белән әти-әниләрен сөендереп кенә тора.
Авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын дүрт ел тирәсе генә җитәкләсә дә , ул халык белән тыгыз элемтә булдырган, эшен авыл старосталары белән үзара хезмәттәшлеккә корган. Аның эшен күңел биреп башкаруы активистлар, авылның битараф булмаган халкы һәм старосталары ярдәмендә биләмә арытабан да үсүен дәвам итәр дияргә мөмкинлек бирә.