Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2023, 11:00

Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк

Шулар арасында үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган кешеләр бар

Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юкТормышта нинди генә һөнәр ияләре юк
Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк

Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк. Шулар арасында үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган кешеләр бар. “Андреевка кирпеч заводы” җәмгыятенең өлкән мастер-технологы Рәфил Муллаянов нәкъ шундыйлардан.

Рәфил Әксән улы Иске Кыргыз авылында туып-үсә. 1979 елда Андреевка урта мәктәбен тәмамлый һәм Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Биредә дә мәктәптәге кебек көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм төрле ярышларда җиңү яулый. Беренче курстан соң 18 яше тулган егеткә армиягә чакыру килә. Төркмәнстанда биш ай физик әзерлек үтә һәм Әфганстанның Баграм шәһәренә озатыла. Анда танк ротасында хезмәт итә. “Т-62” танкның командиры була. Алар укчылар белән бергә колонналарны озатып йөри, урындагы җирлекне тикшереп тора, аэродром, күперләрне һәм башка мөһим объектларны саклый. Р.Муллаянов Ватан алдындагы изге бурычын лаеклы үтәп кайткач, техникумда укуын дәвам итә. Анда ул тормыш иптәше Фәнирә Фаат кызы белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Менә 38 ел тату гомер кичереп, ике баланы олы тормыш юлына чыгаралар, оныклар сөю бәхетенә ирешәләр.

Рәфил Муллаянов 2007 елдан “Андреевка кирпеч заводы”нда намуслы хезмәт сала. Эшләү дәверендә үзен тик уңай яктан күрсәтеп, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас