

Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы Сеңрән авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Флира Камалова.
Ул 1986 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, кулына диплом ала. Хезмәт юлын Сеңрән авыл мәдәният йортында башлый һәм бүгенгәчә аны лаеклы дәвам итә. Флира Хәниф кызы үз эшен яратып башкара, авылдашларын ял иттерү өчен барлык көчен сала. Авылда бер генә бәйрәм дә, истәлекле даталар да билгеләнми калмый.
-Мәдәният ул - минем һөнәрем, яшәү кыйблам. Мин бәхетле авылдашларыма мәдәният хезмәте күрсәтүдә, дисәм дә, ялгыш булмас. Эшчәнлегемдә иҗади сәләтне үстерү, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрне җанладыру һәм саклау, кәсеп-һөнәрләрне торгызу, яшь буынны милли рухта тәрбияләүне өстенлекле итәм, - ди үз һөнәре остасы.