

Югары Яркәйдәге «Нива» җәмгыятенең «Весна» магазинында ачык йөзле, үз эшенә җаваплы караучы сатучылар хезмәт сала. Елизавета Шәйхразиева шундыйларның – берсе.
Ул 1999 елда “Илишмясо” җәмгыяте магазинында хезмәт юлын башлый. 2011 елның декабреннән “Весна” магазинында яраткан һөнәрен башкара һәм шуның 8 елын өлкән сатучы булып. Үз вазифа-бурычына намуслы карау нәтиҗәсендә, һәр сатып алучының ихтыяҗын канәгатьләндереп, якты йөз һәм тәмле сүз белән каршы ала ул. Шулай ук төрле отчетларны вакытында эшләп тапшыра, товарларга өзеклек юк, кайтартылып тора.
Әйтергә кирәк, биредә «Нива» җәмгыяте җитештергән ризыкларны райондашлар теләп сатып ала, шуңа күрә биредән кеше өзелми дисәң дә ялгыш булмас.
-Икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре, төрле камыр ризыклары күз ачып йомганчы сатылып бетә. Әлбәттә, һәркем яңа күпереп пешкән икмәктән, өчпочмактан, яки вак бәлештән авыз итәргә тырыша. - ди Елизавета.
Гаиләсе белән дә бәхетле ул. Тормыш иптәше Наил белән үрнәкле гомер юлы үтәләр. Ике улга гомер биреп, аларның уңышына сөенеп яшиләр. Алик ТРның Казан шәһәрендә университетта дүртенче курста белем ала. Артур Югары Яркәйдәге беренче гимназияда 9нчы сыйныфта укый.