Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 март 2023, 07:00

Үз һөнәре остасы

Югары Яркәйдә яшәүче шәхси эшкуар Рәмия Дәүләтова кием-салым тегү, яки ремонт эшләре буенча халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә

Үз һөнәре остасыҮз һөнәре остасы
Үз һөнәре остасы

Ул үзенең ательесын ачып, эш урыннары булдырды. Райондашлар бирегә теләп йөри. Рәмия тегүче кызлары белән мобилазицияләнүче солдатларга да беренчеләрдән булып йокы капчыклары һ.б. кирәк-яракларны тегеп җибәрде.

- Эшкуарлыкның серләренә бераз төшенгәч, хатын-кыз өчен таныш һәм якын хезмәт төрләренең берсе күңелемне биләп алды. Мин үземне белә-белгәннән бирле кием-салым тегү белән мавыга идем. Бервакыт әти  тегү машинасы алып кайтып бирде. Иң беренче тапкыр аның умарталарына япмалар тегеп бирдем. Остара торгач, бернинди үлчәмсез-өлгесез,  өстәл  өстенә салып кисә идем дә, үземә ошаган киемнәрне тегә идем.  Хәзер инде  район үзәгендә бүлмә арендага алдым һәм шул тегүгә булган сөюемне, уйлап чыгару осталыгын, яшәлгән тормыш тәжрибәсен  кушып, җиң сызганып эшкә тотындым  - ди Рәмия ханым.

Үз һөнәре остасы
Үз һөнәре остасы
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас