Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 март 2023, 09:00

Беренче укытучы – гомерлек

Беренче укытучы хакындагы хатирәләр безне гомеребез буе озата бара

Беренче укытучы – гомерлекБеренче укытучы – гомерлек
Беренче укытучы – гомерлек

Беренче укытучы хакындагы хатирәләр безне гомеребез буе озата бара. Иң кызыгы шул, ул да үзенең барлык укучыларын хәтерли. Ничәмә еллар үтүенә карамастан, сез аның белән урамда очраша калсагыз да, яки аның янына кунакка керсәгез дә, ул сезне ихлас каршы алачак.

Беренче укытучы, ата-аналар белән беррәттән, кечкенә баланың тормышында зур роль уйный. Аңлый торган, игелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, күп нәрсәгә кызыксыну уятыр һәм тормышның тагын бер баскычын атлап чыгарга ярдәм итәчәк шәхес ул. Яшәештә үз урыныбызны табуыбыз белән дә без нәкъ менә аңа бурычлы.

Югары Манчар урта мәктәбенең 1977 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, ягъни безнең өчен, Галина Николаевна Михайлова, шундый кеше булды. Беренче сыйныф укучылары буларак, аның күзләрендә игелек һәм мәхәббәт күрергә өметләнеп, курку катыш дулкынлану белән карый идек. Яшь булуына карамастан (ул вакытта аңа нибары 19 яшь иде), ул игелекле, ягымлы, әмма таләпчән, чамалы гына кырыслык һәм йомшаклык сыйфатларын да үз эченә алган ачык күңелле шәхес булды. Мөгаллимә безгә белем дөньясына ишек ачты, язарга һәм укырга өйрәтте, теләсә нинди дәресне экскурсиягә әйләндерә алды, хезмәт дәресен – оста кулга, ә әдәбият дәресен – бөтен театрга.

дәбият дәресен – бөтен театрга. Галина Николаевна Иске Нәдер авылында тугыз балалы, колхозчылар гаиләсендә, дүртенче булып дөньяга килә. Һәм әлбәттә инде, бертуганнарын карау, аларны кайгырту, тормышка өйрәтү кебек нечкәлекләрне ул балачактан ук белеп үсә. Михайловлар гаиләсе тату һәм хезмәт сөючәннәрдән була. Гаилә Шидәле авылына күченгәч анда башлангыч мәктәптә, арытаба 8 сыйныфка кадәр Андреевка урта мәктәбендә белем ала. Укуны дәвам итү, һөнәр алу исәбе (нәкъ менә укытучы һөнәрен үзләштерү), мөстәкыйль булу һәм ата-аналарга матди ярдәм күрсәтү теләге аны Благовещенск шәһәренең педучилищесына алып килә. Биредә ул 3 ел укый, һәм 1966 елны юллама буенча Югары Манчар урта мәктәбенә, башлангыч сыйныф укытучысы буларак җибәрелә. 18 яшьлек кызның хезмәт биографиясе шулай башлана. Ул безне олы тормыш юлына басарга, һәрбарчабызның дөньяга үз карашын булдырырга ярдәм итте, беренче җиңүләребезнең шаһиты булды. Биредә чибәр кыз беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен – Рәвис Фәйзрахман улы Баяновны очрата. Күркәм гаилә Илшат һәм Иринаны үстерде, хәзер алар үз гаиләләрен корып, ата-аналарына яраткан оныклар бүләк итте.

Баяновларның йорт-курасы һәрвакыт күркәм булды. Алар мал-туар, кош-корт асрап, балаларын тәэмин итте, улларына менә дигән йорт төзергә булышты. Галина Николаевна тормыш иптәше белән 49 ел бәхетле гомер кичерә. Кызганычка каршы, каты авыру сәбәпле, 2017 елда тормыш иптәше вафат була. Ләкин, укытучыбызны язмышның мондый ачы сынавы какшатса да, сынмады. Авыр чакта балаларының һәм оныкларының “әнием”, “дәү әнием” дип янында бөтерелеп торулары нәтиҗәсендә ул үзен нык тотарга тырышты.

Аның йорты һәрвакыт пөхтә һәм тәртиптә, тәмле камыр ризыклары әзерли, аеруча балалары һәм оныклары килгәч. Өстәвенә, бик яхшы бакчачы да, бер чүп үләне күрмәссең.

Галина Николаевна 37 ел гомерен укытучы һөнәренә багышлады һәм үкенмәде дә. Республика Хөкүмәте аның хезмәтен югары бәяләгән. Укытуда һәм балалар тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен район мәгариф бүлеге һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Тәҗрибәле педагог, үз һөнәре остасы, акыллы, талант иясе булган укытучыбыз – матур күңел сыйфатлары, балаларга, үз һөнәренә мәхәббәт, намуслылык, төгәллек, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерылып тора.

75 яшьлек юбилей көнендә безнең сыйныф исеменнән яраткан беренче укытучыбыз Галина Николаевнага үземнең хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәсем килә, аңа ныклы сәламәтлек, матур юбилеен якыннары, балалары һәм оныклары җылылыгында каршы алуын телим. Ирина Арысланова. Югары Манчар авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас