

Коллективның абруйлы хезмәткәре Ира Хәтмуллина урта мәктәпне тәмамлагач, сәүдә техникумына укырга керә. Үз белемнәрен 86нчы һөнәри техник-училищеда производствога өйрәтү мастеры булып сыный, арытаба үзен Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптә хезмәт укытучысы сыйфатында күрсәтә. Тырыш белгеч ирешелгәннәрдә тукталып калмый, 2006 елда «Терлекчелек продукциясен беренчел эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый.
Әлеге җәмгыяттә Ира Рөстәм кызы 2007 елдан бирле эшли. Үзен яхшы белгеч һәм оештыручы итеп күрсәтә, абруй яулый. Үз карьерасын маркетинг бүлеге начальнигы булып башлый, җәмгыять үсеше белән бергә барлык этапларны уза.
Предприятиедәге барлык үзгәртеп коруларда катнашып, аны кризистан чыгаруда һәм җитештерүне берничә тапкыр арттыруда бар көчен сала. Бүгенге көндә И.Хәтмуллина тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән җәмгыять Башкортстан, Татарстан Республикаларына, Пермь краена сыйфатлы һәм табигый продукция җитештерә һәм озата, шуның белән районыбызны данлый.