

Нәкъ шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган Югары Яркәйдәге балалар иҗат үзәгендә 15 ел педагог булып эшләүче Гөлназ Кадраева. Ул “Умники и умницы” берләшмәсендә 5-7 яшьлек 105 малай һәм кызны мәктәпкә укырга, язарга өйрәтә.
Җитәкчелек тарафыннан да югары бәһалана аның эшчәнлеге. Беренче категорияле тәрбияче белем бирү эшчәнлекләрен оештырган вакытта барысы да методик яктан дөрес төзелгән, уйланылган, материал бай итеп тупланган, кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык.
Гөлназ хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Ләкин аның кылган изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар тәрбияләгән балаларының күңелендә, йөрәгендә яши. Остаз гаиләсендә дә бәхетле. Тормыш иптәше Радик белән өч кыз тәрбиялиләр.