

Алсу Рим кызы һәр юнәлештәге проблемаларны хәл итүгә, урындагы үзидарәне ныгытуга лаеклы өлеш кертә, эшен оештыруда үзен тырыш, таләпчән, сәләтле белгеч итеп күрсәтә.
Алсу Мослыхова Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм журналистика белгечлеге буенча кулына диплом ала. Читтән торып Башкортстан Республикасы Башлыгы янындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлый.
2003 елда “Маяк” район гәзите редакциясендә эш башлый. 2013 елның маеннан Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә һәм бүгенгәчә аны лаеклы дәвам итә.
Алсу Рим кызы авыл кешеләре төрле үтенечләр белән килгәч, аларны борчыган проблемаларны урында ук хәл итәргә тырыша. Ул кешеләр күңеленә тиешле ачкыч таба белә, аларның хәленә керергә тырыша. Шулай ук район үзәгендә төзекләндерү, яшелләндерү эшләре иртә яздан көзгәчә дәвам итә, чәчкәләр үстерүгә дә ныклы игътибар бирелә. Монда А.Мослыхованың да тырыш хезмәте ята.
Гаиләсе белән дә бәхетле Алсу. Тормыш иптәше Рәмил белән күпләргә үрнәк, тату булып гомер кичерәләр. Кызлары Аделина белән Диләрә уңышлары белән сөендереп кенә тора.