

Районыбыз хезмәтчәннәре арасында үрнәк итеп куярлык тырышып эшләүчеләр бихисап. Илеш фермасында бозау караучы Ирина Зыязова шундыйлардан
Бозау караучы терлекчеләрнең эше үтә дә җитди. Чөнки аларны сәламәт итеп үс-терергә, сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Яңа туганнан 6 айга кадәрге бозаулар караучы Ирина Рәвил кызы зарлануны белмичә эшли.
- Тормыш иптәшем Фидус белән һәр эшне бергәләп башкарабыз. Ул да терлекчелектә озак еллар эшли. Безнең карамакта әлеге вакытта 80 баш бозау бар. Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга, авыруларга бирешми, – ди Ирина хезмәте турында.
1990 елда Теләкәй авылы сылуы Ирина Илеш авылына килен булып төшә. Шул көннән алып тормыш иптәше Фидус белән гөрләтеп дөнья көтәләр: күркәм йорт салып чыгалар, күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Өч малайга – Илдус, Илнур, Дениска гомер бүләк итеп, тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына чыгаралар. Хәзер инде оныклар сөю бәхетенә ирешкәннәр.
Ирина Зыязованың тырыш хезмәте лаеклы бәһалана. 2012 елда “Башкортстан Республикасында күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен” билгесе, күп тапкырлар муниципаль район хакимиятенең, авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.