

Гаиләдә, хезмәткәрләр, җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле килеп чыккан кискен сорауларны мөстәкыйль рәвештә үзең эш итә алмаган мәлләр була.
Андый очракта райондашлар «Гаилә хезмәте» психологы Альмира Нурыйәхмәтовага мөрәҗәгать итә. Альмира Фәвит кызы бик күпләргә чишеп булмас сорауларны хәл итәргә юл күрсәтә. Биредәге үзәктә “Гаилә” клубы эшләп килә. Анда “Гаилә йолалары”, шулай ук атнага бер тапкыр “Гаилә ялы” кебек күләмле чаралар уздырыла. Конфликтларны хәл итү, яшәүгә карата уңай караш булдыру, сәламәт яшәү рәвеше хакында сөйләшү алып барыла, балаларга уеннар оештырыла. Яңа сулыш алган клиентлар психолог ярдәменнән кәнагәть калып, рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
“Үз эшенең остасы, белемле, тәлапчән, ярдәмчел, кешелекле, игелекле”, – диләр аның хакында хезмәттәшләре. Фидакарь эше муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты, Республика Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Почет грамоталары белән бәяләнгән.
Тормыш иптәше Дүртөйле егете Рөстәм Дәлиф улы белән гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстерәләр.