

Мәдәният өлкәсе - ул үтә җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур
Талантлы, үз эшенең чын остасы булган Лаяшты авылы мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Зенфера Әсәдуллина халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә. Ул мәдәни мохит булдыру, төрле яшьтәге авылдашларын актив иҗади һәм ял эшчәнлегенә максималь рәвештә җәлеп итү, халыкның мәдәни ялын яхшырту максаты белән эшли.
Ул 2001 елдан «Әхирәтләр» фольклор ансамбленең җитәкчесе булып тора. Коллектив «Илеш энҗеләре» фольклор бәйрәмендә Гран-при яулаган, «Кушнаренко таңнары» Республика конкурсында катнашкан. Зенфера Фәнил кызы җитәкчелегендәге «Ләйсән» балалар бию, «Энҗеләр» фольклор түгәрәге дә уңышлы эшләп килә, авылда үткәрелә торган барлык чараларда катнаша. «Яшь буынны әхлакый, эстетик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы дип саныйм. Үз хезмәтемне яратып җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырышам», -ди мәдәни оештыручы. Эштәге югары казанышлары өчен ул район мәдәният бүлегенең, район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.