Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2023, 05:00

Сез гүзәл дә, сез изге дә

Батыр, курку белмәс, көчле ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да полициядә хезмәт алып бара

Сез гүзәл дә, сез изге дәСез гүзәл дә, сез изге дә
Сез гүзәл дә, сез изге дә

Эльнара Саттарова эчке эшләр системасында 14 ел эшли. Район эчке эшләр бүлегендә ул аеруча четерекле - тикшерү бүлегендә тикшерүче булып хезмәт сала. Нинди эшкә тотынса да, һәрберсенә җаваплы каравы белән җитәкчелек игътибарын җәлеп итә. Аралашучан, эшлекле сөйләшү осталыгына ия ул. Коллективта хезмәттәшләренә ярдәмчел, кешелекле, алар фикеренә игътибарлы, шуңа да ихтирамга лаек.

 - Мәктәптә укыганда ук полициядә эшләргә хыялландым. Юридик белемгә ия булгач, кулыма диплом алу белән органнарда хезмәт итә башладым. Эшемне яратып башкарам. Хезмәт үзенчәлеге буенча тикшерүләргә, вакыйга урыннарына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгарга туры килә. Гомумән, көн-төн дип тормыйча – хезмәттәбез. Бу безнең әтиәниләр өчен дә катлаулы, чөнки балаларым алар белән кала, кадерлеләрем ярдәмен һәрвакыт тоям, булышканнары өчен бик зур рәхмәтлемен.

Эштә дә бер гаилә кебек, үзебезнең остазларыбыз – өлкән хезмәттәшләребез бар, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп эшлибез. Минемчә, кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булса, күңелсез вакыйгалар кимер иде. Әгәр дә ниндидер хәвеф килеп чыга икән һәм бу хакта ишетеп, вакытында сигнал бирелсә, без көндәлек тормышта килеп чыккан җинаятьләрне булдырмый кала алыр идек, - ди полиция капитаны Эльнара Раил кызы.

Аның тырыш хезмәте Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәте белән бәяләнгән.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас