

Педагоглар династиясен дәвам итүче, утыз елга якын хезмәт стажына ия булган тәҗрибәле укытучы Гөлнара Илфир кызы Шафыйкованы районда бемәүчеләр бик сирәктер. Хезмәт юлын Югары Яркәйдәге 1нче урта мәктәбендә информатика укытучысы буларак башлый, арытаба 4нче урта мәктәптә озак еллар балаларга белем бирә. 2016 елдан Т.Рахманов ис. урта мәктәптә директор булып эшли. Түбән Яркәйдәге лицейның ресурс үзәгендә БДИга әзерлек буенча дәресләр алып бара. Информатика буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы муниципаль этабының олимпиада биремнәрен тикшерү буенча жюри составына кергән.
Хезмәттәшләре, укучылар һәм атааналар арасында хөрмәткә лаек Гөлнара Илфир кызы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен БР Мәгариф министрлыгының, район мәгариф идарәсенең һәм муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Гөлнара Илфир кызы бәхетле хатын, сөекле тормыш иптәше Рәсүл белән ике кыз балага гомер бүләк итеп,