

Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, аңарда “укырга кая барырга”, дигән сорау тумый, ул Уфа шәһәрендәге медучилищега керә, арытаба медуниверситетны тәмамлый. Яшь белгеч биредә 6нчы поликлиникада балалар табибы буларак хезмәт юлын башлый. 2011 елда Илеш районы үзәк дәваханәсенә урнаша. Уку йортында алынган төпле белемнәре, үҗәтлеге, вазифасын җиренә җиткереп башкаруы Эльвира Халит кызына эшендә нык ярдәм итә. Һәр балага әнисе кебек елмаю, җылы караш бүләк итүче, сабыйларның авыртуларын басу өчен бөтен көчен куеп тырышучы ак халатлы, изге күңелле кеше ул. Шуңа күрә әти-әниләр дә балаларын аңа ышанып тапшыра. “Ке-шелекле, игелекле, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә “юк”, дип әйтә белмәс”, диләр аның хакында хезмәттәшләре. Фидакарь хезмәте муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамоталары белән бәяләнгән. Тормыш иптәше Эдуард Раил улы белән ике кызга гомер биргәннәр