Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 март 2023, 09:56

Бүген Илеш мәгълүмат үзәгендә озак еллар «Маяк» гәзите мөхәррире булып хезмәт салган Эрнест Габделхак улы Каһировны 85 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы оештырылды

Чарада район ветераннар советы рәисе Анатолий Иванович Романов, предприятиенең ветераннар советы рәисе Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова, хезмәт коллективы, ветераннар катнашты. Юбилярның хезмәт еллары искә алынды, матур теләкләр җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды

Бүген Илеш мәгълүмат үзәгендә озак еллар «Маяк» гәзите мөхәррире булып хезмәт салган Эрнест Габделхак улы Каһировны 85 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы оештырылдыБүген Илеш мәгълүмат үзәгендә озак еллар «Маяк» гәзите мөхәррире булып хезмәт салган Эрнест Габделхак улы Каһировны 85 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы оештырылды
Бүген Илеш мәгълүмат үзәгендә озак еллар «Маяк» гәзите мөхәррире булып хезмәт салган Эрнест Габделхак улы Каһировны 85 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы оештырылды

Бүген Илеш мәгълүмат үзәгендә озак еллар «Маяк» гәзите мөхәррире булып хезмәт салган Эрнест Габделхак улы Каһировны 85 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы оештырылды. Чарада район ветераннар советы рәисе Анатолий Иванович Романов, предприятиенең ветераннар советы рәисе Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова, хезмәт коллективы, ветераннар катнашты. Юбилярның хезмәт еллары искә алынды, матур теләкләр җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Эрнест Габделхак улы Каһиров 1938 елның 8 мартында Илеш районы Ябалак авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне Мактау кагәзе белән тәмамлап, Андреевка урта мәктәбенә йөреп белем ала. Әтисе сугышта үлгәнлектән, гаилә хәле җиңелдән булмый, шунлыктан бик яшьли хезмәт юлын башлый. Илеш мәктәбенә секретарь булып урнаша, бер үк вакытта физкультура дәресләрен дә алып бара.

1957 елның көзендә Совет Армиясе сафына алына, Ерак Көнчыгышта –Раздольное станциясендә өч ел хезмәт итә. Биредә кече командирлар әзерләү мәктәбенә юлланып, кече сержант дәрәҗәсенә ия була, идарә итү взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә. Соңрак өлкән сержант дәрәҗәсен ала.

Армиядән соң Яңа Аю сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Читтән торып, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Укыткан елларында “Маяк”та авылдан язган хәбәрләре еш басыла, шигырьләре дә дөнья күрә. Аннары Эрнест Габделхак улы мәктәптә укыганда ук шахматта оста итеп уйнарга өйрәнгән була һәм ул аны гомере буе дәвам итә.

1976 елның апрелендә партия район комитетына чакырып алалар һәм сүзне озакка сузмастан, аны “Маяк” мөхәррире урынбасары итеп эшкә тәгаенлиләр. Ә 1988 елның мартында аны мөхәррир итеп раслыйлар. Э.Каһиров коллектив белән иң авыр чорларда – 90 нчы үзгәртеп кору елларында җитәкчелек итә. Шул рәвешле, ул район гәзитенә 22 ел гомерен багышлый. Эрнест Габделхак улы кадрлар мәсьәләсенә аеруча игътибарлы була, яшьләрне журналистика серләренә төшендерүгә, гәзитнең үз “йөзен” булдыруга күп көч сала. Үзенең дә гәзит битләрендә төрле жанрдагы материаллары даими басылып тора.

Пенсиягә чыккач, озак еллар беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер булып эшли, республика чемпионнарын тәрбияли, ветераннар һәм яшьләр арасында  шахмат-шашка турнирлары оештыруда башлап йөри.

Э.Каһиров фидакарь хезмәте өчен төрле югары инстанцияләрнең Почет грамоталары белән бүләкләнгән.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас