

Бу вакыйга Ришатның туган көнендә булган. «Интертат» моның ничек булганын Алиядән сорап белеште.
«Көтмәдем дә, белмәдем дә! Ришат каушаганын да сиздермәде. Аның сеңлесе Айгөл барысын да белгән, тик ул да миңа бер сүз әйтмәде, сиздермәде. Зур сюрприз булды бу! Миңа: «Я туган көнендә, я 8 Март бәйрәмендә тәкъдим ясар», – дигәннәр иде. Әмма мин көтми идем. Мин дә еладым, Ришатның да күзләрендә яшьләр күренде», – дип сөйләде Алия «Интертат» журналистына.
Җырчы сүзләренчә, әти-әниләргә бу хәбәрне көнендә үк хәбәр итмәгәннәр. «Үзләрен күреп әйтәсебез килде. Башта Ришатларга кайттык, аларга әйттек. Аннан соң минекеләргә киттек. Әтием генә өйдә юк иде, аңа телефон аша хәбәр иттек. Әтием, тыела алмады, шатлыгыннан елады. Ике як та бик шат!» – ди ул.
Алия күз тиюләргә ышана, ләкин бары тик позитив уйлар белән яшәргә тырыша. «Бик сөйлисе дә килми, тик сер итеп саклап та булмый», – ди Алия «Интертат»ка.
Чыганак: Интернет
Фото: Алия Карачурина / Vk.com