Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 март 2023, 05:29

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты БР Хөкүмәте һәм «Аек Башкортстан» төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте белән берлектә 2011 елдан алып «Аек авыл» конкурсы үткәреп килә. Әлеге акциягә Теләкәй авылы да актив кушылды һәм бу җәһәттән “Балыкчылар” бәйрәме узды

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!
Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!

Аның төп максаты – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотиклардан азат булган җәмгыять төзүгә ирешү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү. Берничә ел элек җәмәгать оешмалары башлап җибәргән бу чара үзен нәтиҗәле һәм уңай башлангыч итеп танытты, халыкта кызыксыну, дәрт-дәрман, чәм уятты.

Кыш боз астыннан балык тоту мәле – маҗарага бай, мавыктыргыч чор ул. Һәр мизгелдә балык кармаклау – ял сәгатьләрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә, табигать белән аралашудан ләззәт алырга теләүчеләр өчен иң кызыклы шөгыль. Аны яратучылар өчен салкын кыш та киртә була алмый. Агымдагы елда да Миңеште буасында «Балыкчылар бәйрәме» үз югарылыгында узды. Бәйгегә Балык кап, боз өстендә ялтырап ят! районыбызның төрле авылларыннан, Башкортстанның тирә-як районнарыннан, хәтта Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән килделәр. Бәйгедә 107 балыкчы катнашып, иң өлкәненә – 77, иң яшенә 5 яшь иде.

Ярыш таләпләре буенча 45 минут эчендә иң күп балык тотучылар финалга чыкты. Шул рәвешле, ир-егетләр арасында Айрат Хуҗин - беренче, Руслан Кәримов - икенче, Ильмир Таһиров - өченче урын яулады. Хатын-кызлар арасында Резеда Сафуанова – беренче, Нәсимә Нуркаева - икенче, Фәйрүзә Зарипова өченче урынга лаек булды. Шулай ук Азат Хисмәтов, Руслан Кәримов, Дильшат Нәбиуллин - «Иң җитез боз тишүче», Рәгыйб Бәдретдинов, Эдуард Хәсәнов, Ирек Нәбиуллин - «Иң өлкән катнашучы», Илсаф Зөбәеров, Илнар Бәдретдинов, Ринат Го-бәйдуллин - «Иң яшь катнашучы», Азат Хисмәтов «Иң зур балык тотучы» номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар яхшы бүләкләр белән бүләкләнде. Суперприз – “Илеш МТС” җәмгыяте әзерләгән бозауга Сеңрән авылыннан Айрат Хуҗин ия булды. Чарага килгән халык бу көнне төрле спорт уеннарында көч сынашты, күңел ачты. Исанбай авыл мәдәният һәм Теләкәй авыл клубы хезмәткәрләре оештырган концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде. Килгән кунаклар Таһир Хәертдинов, Рафаэль Хәертдинов, Айгөл Хәертдинова пешергән ухадан, Исанбай авыл биләмәсе, фельдшеракушерлык пункты хезмәткәрләре, Физәлия Мостафина әзерләгән пылаудан авыз итте. Бәйгене оештыруда Фәвил Миңнебаев, Рәвис Зарипов, Рәфис Зарипов, Фәвис Миңнебаев, Илшат Нәбиев, Изаил Хәлимов, Динар Габдрахманов спонсорлык ярдәме күрсәтте.

 

 

Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!
Балык кап, боз өстендә ялтырап ят!
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас