

Кадер авылында яшәүче Гүзәлия һәм Вәдис Габдрахмановларны кечесе дә олысы да хөрмәт итә, чөнки алар үзләренең тырыш хезмәте белән абруй яулады. Менә 50 ел инде кулга-кул тотынышып бер сукмактан атлыйлар алар. Ярты гасыр элек бергә уртак оя корып, балалар үстереп, тормышның әчесен дә, авырлыгын да бергә татып, барлык туганнары, дуслары, якыннары белән шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләде үрнәкле гаилә.
Вәдис Габдрахманов Кәдер авылында ишле гаиләдә (11 бала) туып-үсә. Бәләкәйдән хезмәт кадерен, тәмен белеп үскән егет Кадер сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, М.Горький ис. колхозда төрле эшләр башкара – яшьтәшләре белән ярышып, тир түгә. Арытаба 86нчы һөнәри училищега укырга кереп, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.
Күпләр читкә бәхет эзләп чыгып китсә, Вәдис Гайнелгыйлем улы үзенең туган колхозында эшләүне хуп күрә һәм хуҗалыкка кайтып тракторчы булып эшкә урнаша. Армиядән соң да хезмәт биографиясен туган колхозында дәвам итә. Дәртле, көче ташып торган егетне яңа һөнәр үзләштерү өчен Дәүләкән һөнәри-техник училищесына укырга җибәрәләр. Ул аннан токарь белгечлегенә ия булып кайта. Бу һөнәргә 17 елын багышлый. Арытаба тәҗрибәле, бар яклап уңган, хезмәтен намус белән башкаручы В.Габдрахмановны бригадир итеп тәгаенлиләр.
Кайда гына эшләмәсен, хуҗалыкның кайсы тармагында гына хезмәт итмәсен, һәр җирдә үзен булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең, Советының һ.б. инстанцияләр тарафыннан бирелгән күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары да шуны ачык дәлилли. Вәдис Габдрахманов халык ышанычын яулап, Кадер авыл Советында 15 ел депутат була. Әле дә урындагы ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара.
Гүзәлия Хөрмәтулла кызы Сеңрән авылында туыпүсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын М.Горький исемендәге колхозда башлый. Аңа хуҗалыкта төрле эшләр башкарырга туры килә: сыер да сава, дуңгызлар да карый. 2014 елдан лаеклы ялга чыкканчы, кооператив идарәсендә техник хезмәткәр булып көч сала.
Габдрахмановлар биш бала (Зирина, Зифа, Зира, Вадим, Радим) тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар барысы да гаиләле, үзаллы дөнья көтәләр. Алар 10 оныкка, 4 оныкачка картый белән картәти. Шулай булгач, ял көннәрендә аларның йорты балаларның шат тавышыннан яңгырап тора.
Тату гаиләнең пөхтәлек капка алдыннан ук башлана, ихатада да бар җирдә тәртип. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынган, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә. Абзар-кураларында күпләп мал-туар, кош-корт асрала.
Менә шулай бер-берсенә, балаларына олы терәк һәм ярдәмче, акыллы киңәшләрен биреп дөнья көтә алар. Шатлыклар белән бергә уралып 50 ел үткәне сизелми дә калган. Бик сирәкләргә генә эләгә мондый бәхет. Ярты гасыр дәвамында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән мәхәббәтләренә тугры калып, авылдашларын сокландырып дөнья көтүләрен дәвам итә Габдрахмановлар.