

Бердәмлелек, ярдәмчеллек якыннарыбызга авырлык килгәндә сынала. Изге күңелле иштирәклеләр, читтә яшәүче а в ы л д а ш л а р ы м р а й о н д а мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм күрсәтү эшендә бердәм кушылды. Битараф булмаган һәркем акчалата ярдәм кулы сузды. Авыл халкы, белән бергә Иштирәк төп мәктәбе һәм Иштирәк, Карабаш мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасы коллективлары да үз өлешләрен кертте. Хәрбиләргә посылкалардан тыш, нигездә, медикаментлар алынды. Әлеге изге эштә катнашучы авылдашларыма чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Кечкенә өлешебез хәрбиләргә ярдәмгә булсын, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
***
Зират – кадерләп сакланырга тиешле изге урын. Шунысы сөенечле, соңгы елларда махсус программалар кысаларында авылларны төзекләндерү эшләре киң җәелдерелә. Шулай, узган елда Иштирәк зираты, тимер баганалар утыртылып, заманча яңа коймалар белән уратып алынды.
Авылда урнашкан мәңгелек йортны язлы-көзле тәртипкә китерү гадәте күптән яшәп килә. Биредә һәр чара үз вакытында башкарыла, тәртип хөкем сөрә. Даими рәвештә өмәләрдә иске каберләр өстендә урман булып үскән, агачларны кисү-чистарту эшләре оештырыла. Традициягә ярашлы, май башларында барысы да диярлек, зиратларга барып, әтиәниләрен, туганнарын, якыннарын искә алып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп кайта. Әлеге күркәм гадәт булу, әлбәттә, шатлыклы күренеш.
Соңгы вакытта авылда кеше мәрхүм булса, бигрәк тә кышкы вакытта, кабер казу проблема булып тора башлады. Иң кирәк чакта кеше табып булмый. Һич булмагач, еш кына зур чыгымнар сарыф итеп, читтән кеше эзләргә туры килә. Авылдашларыбыз белән әлеге мәсьәлә буенча авылның вацаптагы төркемендә киңәшләшеп, перфоратор алырга акча җыюны игълан иттек. Бу җаваплы эшне активчы Нәсимә Инсаповага йөкләттек. Иң сөенечлесе, халык читтә калмады бу саваплы гамәлдән. Хәтта читтә, чит өлкәләрдә яшәүче туганнар да ярдәм кулы сузды. Кем 500, 1000, 3000 сум салды. Нәтиҗәдә, 140 меңгә якын акча тупланды. Әлеге средстволарга зират өчен кирәкле әйберләр, генератор, насадкалары белән ике перфоратор алынды. Товарларны алып кайтып тапшыру авылдашларыбыз Ринат Заһидуллин һәм Фикус Заһировка йөкләтелде.
Шунысы куандыра, әлеге башлангычта беркем дә авырсынып тормады. Кадерле авылдашларыма, бу эшне оештырып, башкарып чыгучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бернинди түләү бәрабәренә түгел, ә авылдашлар ышаныч белдергәнгә көчләрен, вакытларын җәлләмичә йөрүчеләргә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кылган яхшылыклары әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына ирешсен. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик