+21 °С
Болытлы


9 март көнне якташыбыз Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган "Роберт Миңнуллин - халык шагыйре" дигән әдәби марафоны кысаларында Рсай авыл китапханәсендә "Туган җирем! Синдә - җырым, синдә - моңым" исеме астында әдәби кичә үтте. Чара барышында безнең якташыбыз турында истәлекләр, аның шигырьләре, җырлары яңгырады һәм балалар белән спектакль куелды.
Чара Роберт Миңнуллинның әдәби мирасын саклау максатыннан үткәрелде.