

Әле дә хәтердә: 60нчы еллар ахыры. Район мәдәният йортына (хәзерге М.Гәрәев музее урынында) район комсомол комитетының чираттагы конференциясенә җыйналдык. Төп доклад буенча фикер алышулар башлангач, трибунага “Урал” колхозының комсомол оешмасы секретаре Фәйләс Муллагалиев чыкты. Яшь кенә, көче ташып торган егетнең чыгышын залдагылар тын да алмый тыңлады. Аның фикерләре төпле, эшкә иҗади карашта булуы сизелеп тора иде. Әлбәттә, аның кебек инициативалы, эшкә җаваплы карый торган, кыю белгечне күрмәү мөмкин түгел һәм ул җитәкчелек баскычлары буйлап тиз үк күтәрелеп китте. Тик кайда гына эшләсә дә, илешле булып, район горурлыгы булып калды. Иң мөһиме, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, кешелекле кеше кебек матур сыйфатын саклый белде.
Фәйләс Муллагалиев 1943 елның 3 мартында Аккүз авылында, Кәшбелгыйлем белән Гөлҗәннәтнең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Билгеле, тормыш җиңелдән булмый, гаиләдә балалар җитмәүчелекнең ни икәнен белеп, бер-берсен хәстәрләргә, җаваплылык хисе тоярга өйрәнеп, ярдәмләшеп, эшсөяр булып үсәләр. Ул малай чагыннан ук колхоз эшендә катнашып, игенче хезмәте белән якыннан таныша башлый. Шуңа да Фәйләс тормышта кирәкле иң матур сыйфатларны гаиләдә, ата-анасыннан, хезмәт кешеләреннән өйрәнеп үскәндер диясе килә. Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында агрономия факульте-тында белем ала. Аны уңышлы тәмамлаган егет туган районына эшкә кайта һәм “Урал” колхозына баш агроном итеп җибәрелә. Булмышыннан активлыгы сизелеп торган Фәйләсне колхоз яшьләре комсомол оешмасы секретаре, бераздан колхоз профсоюз оешмасы рәисе итеп тә сайлап куялар. Төне- көне басудан кайтып кермәгән белгеч бу җәмәгать эш-ләрен һич авырсынмый, бергә сыештырып башкара, авыл яшьләрен фидакарь хезмәткә туплау, бер үк вакытта алар белән мәдәни чаралар оештыруга бар осталыгын сала. Хуҗалыкта дүрт ел эшләү дәверендә ул үзен яхшы оештыручы, эшкә иҗади караучы, белемле, тәртипле белгеч итеп күрсәтә. Нәтиҗәдә 1969 елда аны, нибары егерме алты яшьлек Фәйләс Кәшбелгыйлем улын “Игенче” колхозына рәис итеп тәкъдим итәләр. Эш шунда, 60нчы елларда партиянең хуҗалыкларны эреләтү сәясәтенә ярашлы Фрунзе ис. һәм Сталин колхозлары кушылып, ХХII партсъезд ис. колхоз төзелгән була. Әмма бу алым үзен акламый, күрәсең, хуҗалыкны кире элеккечә аералар һәм Тәҗәй, Кужбахты, Гремучий Ключ, Восток авылларын берләштергән колхозга “Игенче” исеме бирелә. Хуҗалыкны аерганда бер сорау килеп туа: XXII партсъезд ис. колхоз бергә вакытта Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән була. Аны кайсы якка калдырырга? Җыелышта колхозчы Хәтем ага Шәрәфетдинов болай дип тәкъдим кертә:”Әйдә, партсъездлыларда калсын, ә без үз көчебез белән яулап алырбыз!” Аны башкалар да хуплый. Башка чыккан кеше дөньясын ничек корса, “Игенче”дә дә шулай чәмле хезмәт башлана.
Яшь җитәкче үз тирәсенә белгечләрне, урта звено кадрларын тыгызрак туплап, халыкның фикерен исәпкә алып, хуҗалыкны социаль-икътисади үстерү планын төзү чарасын күрә. Кешеләрнең тормыш –көнкүрешен яхшырту, кадрлар мәсьәләсен яшьләр исәбенә тулыландыру мөһимлеген аңлап, эшне хуҗалыкның техник базасын ныгытудан башлыйлар. 1970 -71 елларда Кужбахтыда 4 мең башка исәпләнгән кошчылык һәм 3 мең башка сарыкчылык фермалары, типовой проект белән 400 урынлы сыерлар һәм бозаулар торагы, азык цехлары, сугару буасы һ.б. төзелә. Бер үк вакытта басуларның уңдырышлылыгын күтәрү буенча киеренке эш җәелдерелә. Нәтиҗәдә В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан хуҗалык ярышта җиңүче дип табыла һәм СССРның 50 еллыгында колхоз илебезнең юбилей Почет билгесе, СССР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байрагы, 8000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. Хезмәт җиңүе белән рухланган халык үзара ярышып, тагын да дәртләнебрәк эшли. Бишьеллык планнар вакытыннан алда үтәлә, хуҗалык ел саен диярлек югары инстанцияләрнең күчмә һәм истәлекле байракларын яулауга ирешә. 18 хезмәт алдынгысы орден –медальләр белән бүләкләнә, 152 кешегә коммунистик хезмәт ударнигы исеме бирелә, 11 колхозчы һәм белгеч “Атказанган” исеменә лаек була, 30 кеше районның Почет тактасына кертелә. Фәйләс Муллагалиев 1975 елда СССР һәм РСФСР Колхозчылар съездында катнаша, биредә биш елга колхозлар Советы әгъзасы итеп сайлана.
Фәйләс Кәшбелгыйлем улын кайда эшләсә дә, яңалыкка омтылу, алдынгы тәҗрибә казанышларын практикага актив кертү кебек сыйфат бизи. Мәсәлән, 1972 елда ул республика делегациясе составында игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең прогрессив алымнарын өйрәнү максатында Краснодар фәнни-тикшеренү институтына һәм Кубаньга, Уст- Лабинский районына бара. Аларда күреп һәм өйрәнеп кайткан уңай эшләрне “Игенче”дә гамәлгә ашыра. Колхозның матди –техник базасы ныгыган саен, авылларда социаль юнәлештәге төзелеш эшләре киңрәк колач ала. 1975 елда башта –Тәҗәй, аннары Кужбахты авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр ачыла. Тәҗәйдә магазин, ике катлы мәдәният йорты, белгечләр өчен 4 йорт, АТС бинасы, 25 әр урынлы ике балалар бакчасы, автозаправкалау станциясе, 50 урынлы машина –трактор мастерское, 25 урынлы автогараж, сыер һәм бозау тораклары, дуңгызлар торагы, ашлык складлары төзелә, ындыр табаклары территориясе асфальтлана. Авылларда урамнар ремонтлана, 10 фин йортыннан торган яшьләр урамы барлыкка килә, картлар йорты сафка кертелә.Гомумән, биредә тугыз ел җитәкчелек итү дәверендә Фәйләс Кәшбелгыйлем улы гаять күп эш башкара, кешеләр ышанычын яулый. 1978 елда аны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы –район советы рәисе урынбасары итеп күчерәләр. Ә инде 1979 елда партиянең өлкә комитетына инструктор итеп эшкә чакыралар. Партия һәм хуҗалык эшендә чыныгу алган һәм шактый тәҗрибә туплаган коммунист Фәйләс Муллагалиевны 1980 елда
Кушнаренко районы партия комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаны ун ел башкара. Ул җитәкчелек иткән чор район өчен нык үсешкән еллар була. Район экономик яктан ныклы, рухи яктан бай, чәчәк атучы һәм имин яшәүче районга әйләнә. Кушнаренко районын күтәрү бу-енча салган фидакарь хезмәте өчен аны әле дә хөрмәт итәләр, югары оешканлык, эшкә сәләтлелек, активлык, ныкышмалылык, җаваплылык кебек җитәкчегә кирәкле сыйфатлары өчен үрнәк итеп куялар, берсүзле булганы өчен ышаналар. Ул кадрларны сайлап алуга һәм аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Һәр эшне бюро әгъзалары белән киңәшләшеп башкара. Шул рәвешле, районны икътисади – социаль үстерүгә зур өлеш кертә. Шуңа да район халкы алдында бүген йөзе якты, сүзе үтемле һәм хаклы рәвештә “Районның шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исемне йөртә.
Дәверләрнең үзгәрүен аңлаган Ф.Муллагалиев 1989-91 елларда Урал политехник институтында белем алып, яңа һөнәргә ия була. Пенсиягә чыкканчы Башкортстан фәнни институтының “Кукуруза” фәннипро-изводство станциясендә фәнни оештыручы, Кушнаренко районы хакимиятендә халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт бүлеге начальнигы булып эшли. Туган ил алдындагы хезмәтләре өчен Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, төрле югары инстанцияләрнең Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Башкортстан Республикасының атказанган агрономы исеменә лаек була. Күп тапкырлар авыл һәм район советы депутатлары итеп сайлана һ.б. Ул фильм төшерү белән мавыга, Кушнаренко районы телевидениесен оештыра, Башкортстан телевединиесе белән хезмәттәшлек итә. Үзе район һәм республика тор-мышыннан 86 фильм (шуның 15е - Илеш районы хуҗалыклары, оешмалары турында) төшерә. Аны безнең хуҗалыкларда да еш күрергә мөмкин иде. Соңгы вакытта волонтерлык белән мавыга, китаплар яза, үзе яшәгән Кушнаренко авылында җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Аның туган авылы тарихына багышланган “История Аккузевского поселения” дигән китабы дөнья күрде, әле “Игенче” колхозы тарихы һәм Кушнаренко районы энциклопедиясе өстендә эшли. Фәйләс Кәшбелгыйлем улы хәләл җефете Венера Лотфрахман кызы (мәрхүмә) белән ярты гасырдан артык тату гомер итеп, өч кыз үстерәләр. Венера гомере буе укытучы була, балаларга математика фәненнән белем б и р ә , Р СФС Р М ә га р и ф отлич-нигы исемен ала. Тату гаилә Русиянең “Мәхәббәт һәм тугърылык өчен” медале һәм Грамота белән бүләкләнә. Якташыбыз менә шулай 80 яшьлек юбилеен артта калган еллары өчен үкенмәслек яхшы эшләр, күпләргә үрнәк булырдай матур яшәеш белән каршылый. Туган якларын сагынганда: Илешемнең шәкерте мин,
Илеш данын күтәрергә
Тырышыплар эшләдем,
Сөн, Базы, Таш елга суы
Хөрмәтендә яшәдем,- дип көйли.
Гөлфинә Сәлимова, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.