

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне - бик күпләрнең һөнәри бәйрәме, алар көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Бу өлкәнең эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Тораккоммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ярдәме белән безнең фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан, чиста тротуарлардан йөрибез, төзекләндерелгән ишегалларына чыгабыз. Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары темасы шактый киң. Өлкә хезмәткәрләре рәхмәт сүзләренә лаек, бигрәк тә һөнәри бәйрәмнәрендә.
Әлеге хезмәт иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Хезмәткәрләргә уңай тормышны тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора.
«Уют» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 75 күп фатирлы, 15 шәхси йортларда яшәүчеләрне, социаль объектларны, 132 оешма-предприятиене җылылык энергиясе белән тәэмин итә.
2021-2022 елгы җылыту чоры авариясез үтте. Сезон үткәч, үзәк котельныйда һәм җылылык челтәрендә ремонтлар башланып, ул көзге-кышкы чорга әзерлек буенча алдан расланган планга ярашлы башкарылды.
Үзәк котельныйны һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын агымдагы һәм капиталь ремонтлау эшләре, нигездә, тәмам. Бу, үз чиратында, абонентларыбызга өзлексез һәм яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
2022 ел башыннан бөтен ил буенча коммуналь хезмәтләргә тарифлар индексацияләнде. Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә булачак. Башкортстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты мәгъл ү м а тл а р ы б у е н ч а , халык өчен коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә тарифлар үсеше 9 процент тәшкил итте. Соңгы 2 елда энергия ресурсларын куллану кими бара, бу кышкы чорда уртача тәүлеклек һава температурасының түбәнәюе белән аңлатыла. 19 март – Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне Кирәкле эшебез – халык өчен Энергия ресурсларына чыгымнарның артуы, табигый күрсәткечләр кимесә дә, бу ресурсларга тарифларның артуы белән аңлатыла.
Чыгымнарның тагын бер төп өлеше - хезмәт хакы фонды. Коллектив 30 кешене берләштерә, һәркайсы үз һөнәренә җаваплы карый. Уртача хезмәт хакы – 23402 сум тәшкил итә.
Предприятие штаты комплектланган, хезмәткәрләр укытылган, аттестацияләнгән.
«Илешжилсервис» җәмгыяте күп фатирлы йортларны, торак фондын хезмәтләндерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә безнең карамакта 39,6 мең кв.м мәйданлы 50 күп фатирлы йорт исәпләнә. Коллективта 10 хезмәткәр исәпләнә.
Гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслау турындагы Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2022 елга инфляция индексы нигезендә уртача тариф 4,4 процентка арттырылды.
Узган чорда халыктан 1579 гариза кабул ителеп, алар үзвакытында хәл ителде.
Торакны тоту буенча хәтсез чаралар күрелде. Атап әйткәндә, йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча 743 мең сумлык, су агызу челтәрләренә хезмәтләр -712 мең сумлык, салкын су белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәтләре - 515 мең сумлык, күп фатирлы йортларның гомуми милкенә караган электр челтәрләренә хезмәтләре - 476 мең сумлык, гомум мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау буенча башка эшләр 764 мең сумлык башкарылды.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективны, ветераннарны ихлас күңелдән котлыйм. Һәрбарчасына эшендә уңышлар, гаилә иминлеге, тыныч тормыш телим.
Наил Гайнуллин, “Уют” һәм “Илешжилсервис” җәмгыятьләре директоры