

«Водолей» җәмгыяте 2008 елда барлыкка килеп, Югары Яркәй һәм Түбән Яркәй авылларын су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын эксплуатацияләү һәм чистарту белән шөгыльләнә. Предприятиедә бүгенге көндә 35 кеше эшли, безнең тарафтан 12 мең кеше су белән тэмин ителә, 1500 йорт һәм фатир хезмәтләндерелә.
Узган чорда елда «Водолей» җәмгыяте Югары һәм Түбән Яркәй авылларындагы предприятиеләрне һәм оешмаларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буеча тоткарлыксыз тәэмин итте. Әйтик, кулланучыларга су реализацияләү – 491,53 мең куб. метр, юридик шәхесләргә -85,95 мең куб. метр, кулланылган су – 151,68 мең куб. метр тәшкил итте.
Гомумән алганда, узган чорда 23989 мең сумлык хезмәт күрсәтелде. Күрсәтелгән хезмәтләрнең үзкыйммәте - 24114 мең сум. Төп эшчәнлектән 125 мең сум зыян күрелде, салым салуга кадәр зыян 192 мең сум тәшкил итә. Чиста табыш 51 мең сум булды.
Канализация линияләре һәм биологик чистарту корылмалары үз вакытында техник хезмәтләндерелде. Нәтиҗәдә, су белән тәэмин итү, су чыгару системасында аварияләр кимеде.
Халыкның хезмәтләр өчен вакытында түләмәве - предприятие өчен иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көнгә бурыч миллионнан артык тәшкил итә. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында еллар дәвамында түләмәүчеләр бар. Милекләре һәм башка керемнәре булмау сәбәпле, суд приставлары әлеге бурычны юллап алалмый.
Халыктан бурычларны түләттерү буенча эш алып барыла - 3 айдан артык бурычы булу турында язма хәбәрнамә белән кисәтелә, шәхси халыкны йөреп чыгабыз.
«Түбән Яркәй авылының биологик чистарту корылмалары» объекты 2 зур авылны – Югары һәм Түбән Яркәйне хезмәтләндерә. Предприятиенең гомум куәте тәүлегенә 1800 кубометр тәшкил итә, бу элек булган чистарту корылмасы мөмкинлекләреннән ике тапкырга диярлек күбрәк. Яңа корылмаларда өзлексез һәм тулысынча автоматлаштырылган процесс бара. Канализациядәге пычрак су резервуарлар аша үтә һәм кристалсыман чистага әверелә.
Югары Яркәйне су белән тәэмин ителеше Иске Куктаудан башлана. Анда 7 скважина бар. Алардан килгән су ике линиягә – Түбән һәм Югары Яркәйгә китә. Югары Яркәйгә киткән линиядәге су, иң беренче чиратта, икенче подъемга килә. Биредә дүрт насос, 1000 куб. м сыешлык урнаштырылган. Биредән су куәтле насослар ярдәмендә халыкка таратыла. Аның сыйфатын даими тикшереп торабыз. Үзе-безнең эколог-лаборант анализларны бәйсез лабораториягә тапшыра. Моңа кадәр бернинди җитешсезлекләр булмады, киләчәктә дә халыкны чиста су белән тәэмин итербез, дип ышанам.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тармак ветераннарын, хезмәткәрләрне ихлас күңелдән котлыйм. Тынгысыз эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек, озын гомер телим.