

Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм укытучылар көллият территориясен рәхәтләнеп тәртипкә китерделәр: кыштан калган чүп-чар җыйдылар, территорияне ботаклардан, коры яфраклардан чистарттылар, агачларны агарттылар, машинага чүп-чар төяделәр. Уртак тырышлык белән берничә сәгать эчендә бөтен территория үзгәрде: тирә як чиста һәм матур булып калды.
Безнең көллияттә шимбә өмәсе - ул территорияне чистарту чарасы гына түгел ә студент һәм педагоглар коллективын тагын да берләштерү өчен мөмкинлек тә.