Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 апрель 2023, 06:36

Тормышның чын бизәге

Хат ташучы һөнәре беркайчан да җиңел булмаган. Заманалар үзгәрсә дә, аларның хезмәт төрләре арта гына бара.

Тормышның чын бизәгеТормышның чын бизәге
Тормышның чын бизәге

Бүгенге көндә хат ташучы газетажурналларга яздырып, аны таратып, хат-посылкалар өләшеп кенә калмый, төрле түләүләр дә кабул итә, товарлар да сата. Сүлте авылы почта бүлекчәсендә Рәшидә Хисмәтуллинаның хат ташучы булып эшли башлаганына бихисап вакыт үткән. Елның-елында гәзит-журналларга яздыру, товар сату планын үз вакытында үтәп бара ул. Акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Тырыш хезмәтенә күрә һәр елда диярлек аның исеме мактаулылар рәтендә. “Күпләр интернет хезмәтеннән файдаланып, хатны да интернет аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрүчеләр күп булуга карамастан, авылдашларның гәзит-журналлардан аерылмавы шатландыра, киләчәккә өмет уята. Гәзитне почта тартмасыннан үзең чыгып алуга җитми, диючеләр дә бар. Язылмый башлаганнар арасында кулга тотып укуга җитми, дип кабат язылучылар да бар», – ди хат ташучы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас