Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 апрель 2023, 05:00

Бушлай логопед хезмәте күрсәтелә

«Гаилә» Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы бүлекчәсендә логопед хезмәте күрсәтелә.

Бушлай логопед хезмәте күрсәтеләБушлай логопед хезмәте күрсәтелә
Бушлай логопед хезмәте күрсәтелә

«Гаилә» Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы бүлекчәсендә логопед хезмәте күрсәтелә.

 Дәресләр психик процессларны (фикерләү, игътибар, хәтер, кабул итү), кече һәм гомуми моториканы үстерүне, үзең һәм тирә-юнь дөньясы турында күзаллауларны киңәйтүне, шулай ук балаларны мәктәпкә әзерләүне үз эченә ала.

 Логопед занятиеләрне шәхси яисә төркемдә (6 кешедән артык түгел) оештыра.

Моннан тыш, логопед гаилә хезмәтендә ата-аналарга индивидуаль консультацияләр бирә. Бу сөйләм материалын уңышлы үзләштерү һәм өй эшләрен башкарганда алган күнекмәләрне ныгыту өчен мөһим.

Кечкенәләрне кызыксындырыр өчен, логопед барлык дәресләрне уен формасында үткәрә һәм аларны мөмкин кадәр төрле итәргә тырыша. Музыка һәм якты визуаль материал куллану һәр чараны эмоциональ һәм кызыклы итә.

 Логопед эш көннәрендә алдан язылу буенча кабул итү.

 Сез аңа 8 (347 62) 5-16-74 телефоны буенча яисә Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3 нче йорт адресы буенча гаилә хезмәтенә килеп языла аласыз.

 Дәресләр бушлай булганда язылырга ашыгыгыз!

 

 Татьяна Васильева, «Гаилә»Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы гаилә хезмәте җитәкчесе.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас