

Ниһаять, җиде-сигез ел очрашып йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән сөйгәне Алия Карачурина ир белән хатын статусына ия булдылар. 16 апрель көнне яшьләрнең никах туйлары гөрләгән.
Иртән үк Ришат сторислар төшереп, бүген алар өчен бик мөһим көн булуы, буйдак тормышының төгәлләнеп килүе турында уртаклашкан иде. Менә кичкә ул виртуаль дусларын сөендереп, никахтан фото-видеолар кертте.
- Сәлам, язылучыларым. Барыгызга да чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Безнең бүген җаваплы көнебез – никах көнебез булып узды. Җылы теләкләрегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт, – дип сөйләгән Ришат социаль челтәртә. Аңа кәләше Алия дә кушылган.
Исегезгә төшерәбез, Ришат Алиягә март аенда тәкъдим ясаган иде. Алия сүзләренә караганда, яшьләр клубта танышкан булганнар һәм бер күз карашыннан ук бер-берләренеке булуын аңлаганнар.
Ришат-Алияне бәхетле көннәре белән чын күңелебездән тәбриклибез!
Чыганак: Интернет