

Алдан хәбәр ителүенчә, районыбызда Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен оператив штаб төзелде һәм ярдәм фонды ачылды. Аның җитәкчесе итеп бар гомерен яшь буынны патриотик рухта тәрбияләгән педагог, Кужбахты урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы, Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыелышының Илеш филиалы рәисе, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы әгъзасы Илдар Хөснуллин оператив штаб җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге штабның агымдагы елның 3 аенда нинди эшләр башкаруы, киләчәккә планнары белән уртаклашу, мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм итү ничек оештырылуы турында сөйләвен сорап, Илдар Җәүдәт улына мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне бәян итте:
- Украинада махсус хәрби операция бару сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куела. Мобилизация башлану белән һәр төбәктә ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Бу күләмле чарадан районыбыз да читтә калмады. Армия сафларында хезмәт итүчеләргә дәүләт ярдәме каралса, бу очракта киресенчә, кирәк-ярак белән тәэмин ителешне һәркем үз өстенә ала. Шуны исәпкә алып, районыбызда Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен оператив штаб төзелде һәм ярдәм фонды ачылды. Әлеге фонд Хөкүмәт кушуы буенча түгел, ә үзебезнең теләк белән ачылды. Атап әйткәндә, Бөек Ватан, төрле локаль сугышта катнашкан ветераннар, армия сафларында хезмәт иткән илешлеләр бергә җыелышып, киңәшләштектә, хәрби юлны узган кешеләр буларак, илебезгә килгән авыр вакытта кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә карар кылдык.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан оешма-предприятиеләрдән, шәхси эшкуарлардан, аграрийлардан, крестьянфермер хуҗалыкларыннан һәм район халкыннан барлыгы 565 мең 009 сум, 90 тиен акча җыелып, шул исәптән, расчет исәбенә – 302574, акча белән – 109400, товар белән 153 035 мең, 90 тиен.
Шәхси эшкуарлар Мөдәрис Шәрипов, Марат Миргарипов, Рәсүл Ялалов, Фәнзил Акмалов, “Илеш” кооперативы акча күчерде. Шәхси эшкуар Радик Гыймазетдинов дарулар белән ярдәм итте. Шулай ук Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың (86880 сум), “Җырлыйм сиңа, туган ягым” (47000), “Яшел беретлар” ансамбленең (34000 сум) хәйрия концертларыннан күләмле генә акча керде. Базытамак, Этәй, Исәмәт, Кужбахты, Ябалак, Яркәй авыл советы авыл биләмәләре аеруча активлык күрсәтте.
Шулай ук районыбыздан якташларыбызга “Урожай” токымчылык заводы, “Урал” җәмгыятьләреннән берәр “УАЗ” (Хантер), “УАЗ” (буханка) машиналары, бер тагылмалы мунча озатылды. Әйтергә кирәк, Исәмәт авылында яшәүче Ринат Фәррәхов дуслары Олег Ногъманов, Ринат Фәррәхов, Ильмир Закиров, Салават Шәрипов, Зинфир Нургалиев барлык уңайлыклары булган мунча эшләде. Машина махсус хәрби операция зонасына буш кузгалмады: буржуйка (мич), бензопила, генератор, эретеп ябыштыру аппараты һ.б төрле кирәкяраклар тутырылды. Боларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Луганскийга егетләребезгә илтеп тапшырды. Шулай ук “Илеш элеватор” җәмгыятеннән, десантчылардан ике “УАЗ” (Хантер) машинасы, бер тагылмалы мунча һ.б. кирәк-яраклар озатылды. Әйткәндәй, Аккүз халкы мунча өчен 58 мең сум акча җыйса, 60 меңе фондтан бүленде. Аны эшләүдә Зинфир Нургалиев, Рәлиф Гыйльфанов, Рәсүл Гарифуллин, Рамил Ибраһимов, Радик Әсмәндияров, Айбулат Әшәрапов, Айдар Хәсбиев, Фәндәвис Гыйльманов, Зөфәр Миңнекәев, Рәеф Җәмилов, Исәмәттән Ринат Фәррахов, Радион Попов, Югары Яркәйдән Ильвир Фәррахов үзләренең көчләрен һәм вакытларын кызганмады. Югары Яркәйдән Айдар Галләмов мунчаның мичен ясаса, Рөстәм Кәбиров тәгәрмәчләр белән тәэмин итте, Алфред Хафизов такталар бирде. Боларны Запорожский өлкәсе Мелитополь шәһәре юнәлешендәге якташларыбызга муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов илтеп тапшырды.
Хөрмәтле, илешлеләр! Явыз дошманны җиңәр, безнең яклаучыларга аларны тар-мар итү өчен ярдәм кирәк. Бу үтенеч белән мобилизацияләнгән якташыбыз Бахмут юнәлешеннән штурм төркеме командиры мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта сол-датларга хәвефсезлекләрне киметү, шулай ук максималь сыйфатлы биремнәрне үтәү өчен 2 тепловизор, 1 глушитель, 1 төнге күрү җайланмасы (прибор ночного видения), шулай ук маскировка челтәрләре кирәк. Фронттагы егетләр Ватаныбыз, безнең өчен гомерләрен бирергә әзер. Солдатларыбыз ышанычлы тыл барлыгын тойсыннар өчен әйдәгез аларга ярдәм итик. Илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңик. Районда бар кеше дә кечкенә генә булса да үз өлешен кертсә, яхшы булыр иде. “Тамчыдан күл җыела” ди халык әйтеме. Безнең өчен 50 яки 100 сумы, һәрберсе мөһим. Хөрмәтле райондашлар, бүгенге катлаулы тормышта беребез дә битараф калмыйк, бердәм булыйк, Ватаныбызны саклаучы хәрбиләребезгә ярдәм итик.
Акча күчерү өчен банк реквизитлары:
ИНН: 0225002913,
КПП: 022501001
БИК: 048073770
ОГРН 1030200019717
ОКПО: 32027615.
ОКВЕД 94.99 Корр./сч. № 30101810600000000770
Рас./сч. № 40703810400340000002
Филиал ПАО «УралСиб» в г.Уфа
Юридик адресы: 452260 Илеш районы Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20
Белешмәләр өчен телефон: 8(34762) 5-10-06.