

Җиде көнлек җыеннар – "Хәрби хезмәт нигезләре" дисциплинасының бер өлеше, ул белем бирү программасына керә. Һәр егет 10 нчы сыйныфта 35 сәгатьлек уку җыеннарын үтәргә тиеш.
Быел 10 нчы сыйныф егетләре «Авангард» уку-методик үзәге базасында үтәләр. Үзәк Патриот хәрби-патриотик паркының бер өлеше булып тора. 23 апрельдә Югары Яркәй авылың 1 нче санлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары республикабызның уку җыеннарында катнашалар һәм "Патриот " паркында белем алачаклар.
"Авангард" үзәгендә егетләр хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр сыйфатлы әзерлек алырлар дип өметләнәбез.
Фото МБОУ Гимназия №1 с. Верхнеяркеево