

Исанбай авылында яшәүче М.Шәйморатов ис. батальоны контрактчысы, өлкән укчы, Татарин исемен йөртүче махсус хәрби операциядә узган елның августыннан катнаша. Хәзерге вакытта ул туган авылында, яраланганнан соң тернәкләнү уза. Контрактчы белән якыннан танышу максатында, аның белән очрашып, әңгәмә кордык.
-Үзегез белән якыннанрак таныштырып узыгыз әле.
- Мин Исанбай авылында күп балалы гаиләдә туыпүстем, төпчекмен. Әти-әнием бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләделәр. Кызганычка каршы, әтием миңа 13 яшь булганда мәрхүм булды. Әнием бүгенге көндә лаеклы ялда.
Унсигез яшь тулгач, чакыру буенча хәрби хезмәткә алынып, ил алдындагы хәрби бурычымны Хабаровский крае Чита шәһәрендә үтәргә туры килде. Биредә ныклыкка, төгәллеккә, максатчан булырга өйрәндем дисәң дә була. Армиядән соң, төрле җирләрдә хезмәт салдым. Махсус хәрби операциягә юлланганчы И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшләдем. Гаиләлемен, тормыш иптәшем белән ике кыз үстерәбез.
-Әйтегез әле, хәрби операциягә барырга ничек карар иттегез?
- Махсус хәрби операция башлану белән анда бару теләге тынгы бирми башлады. М.Шәйморатов ис. башкорт батальонына кешеләрне җыя башлагач, бу уемны тормышка ашырдым. Китәргә дип, барлык эшемне төгәлләп, документларны әзерләп бетергәннән соң гына әниемә, туганнарыма әйттем, алдан борчыйсым килмәде. Ә тормыш иптәшем алдан ук барлык планнарымны белеп килде. Ул бу фикеремнән кире кайтуымны үтенде. Әнием дә, туганнарым да бик тә каршы булды, ләкин ни эшлисең, соңыннан минем карар белән килештеләр. Шулай булмыйча, туган җиребезне, якыннарыбызны, гаиләләребезне без якламый, кем якласын инде. Өстәвенә, бер тәҗрибәсез егетләр киткәндә мин ничек калыйм инде?! Без анда кирәгерәк.
- Беренче хәрби чирканчыкны кайда алдыгыз?
- Узган елның 3 августында туган авылымнан чыгып киттем. Безне Ырынбур өлкәсенең Тоцкий шәһәренә озаттылар. Биредә өч атна хәрби әзерлек узгач, алгы сызыкка юлландык. 28 августта Украинаның Херсон өл-кәсенә килеп җиттек. Беренче каты алыш Безымян авылы өчен булды.
- Ә кайда яраландыгыз?
- Фронттагы көннәр бер-берсенә ошамаган. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында күтәрелешләргә ияләшергә кирәк. Ләкин артыңда син якларга тиешле якыннарың һәм туганнарың булганда курку юк. 2 октябрьдә Херсон өлкәсендә хәрби бурычымны үтәгәндә яраландым. Тәнемә тугыз җирдән снаряд кыйпылчыгы казалды. Бөтен нечкәлекләрен дә сөйли алмыйм. Әлеге вакытта реалибитациядә мин.
-Сезгә исемнәрне кемнәр уйлый?
-Үзебез инде. Кемнеңдер исеме эше белән бәйләнгән булырга мөмкин, ә кемнекедер бәләкәй чактагы кушаматтан алына. Мәсәлән, миңа Татарин исемен армияда хезмәт иткәндә биргәннәр иде.
-Егетләргә әйтер сүзләрегез бармы?
-Элек-электән үк ата-бабаларыбыз туган җиребезне дошманнардан яклаган. Шулай булгач, Ватаныбызны саклау безнең бурыч. Әлбәттә, Җиңү безнең якта булачак! Башкача булырга да мөмкин түгел. Хәзер анда көрәш алып барганнарга бер йодрыкка тупланган тимердәй ихтыяр көче, госпитальләрдә булганнарга савыгу телим. Ә алгы сызыктагы егетләргә өметсезлеккә бирелмәгез дияр идем. Яугирләргә кыюлык телим, алар барысы да иртәме, соңмы өйләренә исән-сау кайтачак. Онытмагыз: сезне өйдә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз көтә
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телибез.
Әңгәмәдәш - Лира Гәрәева.