Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 апрель 2023, 13:20

Якташыбыз - һава лачыны була

Тормышның һәр мизгеле кеше хәтерендә эз калдыра.

Якташыбыз - һава лачыны булаЯкташыбыз - һава лачыны була
Якташыбыз - һава лачыны була

Тормышның һәр мизгеле кеше хәтерендә эз калдыра. Очраклы рәвештә генә тап булырга туры килгән кайбер вакыйгалар хәтер ятьмәсенә шулкадәр нык кереп утыра, хәтта инде гомернең соңгы сызыгына барып җиткәндә дә алар онытылмый. Матбугат битләрендә, дәреслекләрдә батырлар, фидакарьләр турында еш укыйбыз. Чыннан да, батырлык каян башлана да, каһарманнар дөньяга ничек туа соң? Бәлки аларның тамырлары әлләни ерак та түгелдер, без генә күрми үтәбездер? Тирә-юньгә карасак, андыйлар бездә дә шактый. Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышлары Геройлары...

Шулар арасында бүгенге көндә 70 яшен каршылаучы якташыбыз, яугирин-тернационалист Алик Рахманов та бар. Ул 1953 елда Ишкар авылында Роза һәм Әскать Рахмановлар гаиләсендә туа.

Түбән Череккүлдән Әскать Лотфулла улының исеме-илешлеләргә яхшы таныш: ул озак еллар Куйбышев ис. колхозга җитәкчелек итте, яхшы оештыручы буларак, аны алдынгылыкка чыгарды, данын еракларга таратты. Роза ханым гомере буе Череккүл авыл Советында секретарь булып эшләде. Өч ул - өч лачын үстерде данлыклы гаилә

Әтисен Куйбышев ис. хуҗалыкка күчергәч, гаиләләре белән бу төбәктә төпләнәләр. Шул рәвешле, Алик Түбән Череккүлдә – башлангыч, Андреевка урта мәктәбендә урта белем ала. Балачактан очучы булу теләге белән яши егет. Хыялын тормышка ашыру өчен Саратовтагы югары хәрби училищега укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлагач, Белоруссиягә җибәрелә.

Экипаж командиры А.Рахманов хезмәтен уңышлы үти. Әфганстанга интернациональ бурыч үтәргә үз теләге белән китә ул. Десант – штурм бригадасының отряд командиры вазифасында 1986- 1987 елларда “МИ-8МТ” вертолеты белән совет солдатларына ярдәм итә ул.

-Төрлесен күрдек Әфганстан җирендә. Засадагы урыннарга, гадәттә, төнлә барырга туры килә иде. Заданиене үтәргә исә кирәк, барысына да түздек. Шул рәвешле, 600 мәртәбә очыш ясадым, - ди ветеран үткәннәрен искә алып.

1987-1990 елларда Лаоста хәрби бурыч үти Алик Әскать улы. Очучы ике Кызыл Йолдыз ордены, “Рәхмәтле Әфганстан халкыннан”, I, II, III дәрәҗә “Ватанга хезмәте өчен”, “Лаос батыры” һ.б. төрле медальләр, СССР Югары Совеы Президиумы Почет грамоталары белән бүләкләнә. Узган елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Шәйморатов ордены тапшырылды аңа.

Райондашыбыз әни-әтисе нигезен сүндермичә, бүген тормыш иптәше Флидә Гаделән кызы белән Түбән Череккүлдә гомер кичерә, авыл мәктәбенә очрашуларга йөри, яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Кыскасы, тормыштан канәгать. Гаиләдә - ике ул, бер кыз. Өлкән уллары әтисе эстафетасын дәвам итә - хәрби хезмәткәр.

Бүгенге көндә дә ветеран актив позициядә. “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзасы буларак, аның эшчәнлегендә зур роль уйный. “Кайнар нокта”ларда һәлак булган яугирләргә мемориаль тактаташ, һәйкәл ачу, хәтер кичәләре үткәрү кебек чараларда, шулай ук әлеге вакытта якты дөнья белән хушлашкан иптәшләрен соңгы юлга озатуда бердәм катнаша

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур көч сала ветеран. Мәктәпләрдә тынычлык дәресләрендә яисә сыйныф сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, Әфганстан сугышында һәм башка “кайнар нокталарда”гы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугир-интернационалистлар турында онытылмас тәэссоратлар һәм фәһем алу максатында сөйли, балаларга, аеруча яшүсмер егетләргә патриотик тәрбия бирү җәһәтеннән якты, матур үрнәк күрсәтә.

Фларис Нурлыгаянов, “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас