

30 апрельдә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - янгыннан саклаучылар көнен билгеләп үтә.
Бүген районда янгыннан саклануны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча 18 янгын-коткару отрядының 122 янгынкоткару часте, Семилетка һәм Теләпәндәге «РНЯнгын хәвефсезлеге» җәмгыяте «Башкортстан» ф и л и а л ы н ы ң 2 н ч е янгын хәвефсезлеге һәм авария-коткару эшләре идарәсенең 115 һәм 116 янгын сүндерү часте, Андреевка авылындагы 31нче янгын-коткару частенең аерым посты, Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, районның бердәм дежурдиспетчерлык хезмәте, авыл биләмәләренең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның янгын сүндерү командалары, янгын хәвефсезлеге буенча җәмәгать инспекторлары һәм ирекле хезмәткәрләр янгыннарны кисәтү һәм сүндерү белән шөгыльләнә.
Янгын күзәтчелегенең, авыл биләмәләренең һәм халыкның ирекле янгын сүндерү командаларының җайга салынган эше мисалында агымдагы елның 14 апрелендә булган вакыйганы китерергә мөмкин. Бу көнне Ябалак авылы янындагы зур мәйданда үлән янды. Көчле җил аркасында торак йортларга ут таралу куркынычы барлыкка килеп, коточкыч нәтиҗәләр булырга мөмкинлеге туды. Ябалак, Югары Юлдаш һәм Илеш авылларында яшәүчеләрнең бердәмлеге аркасында уртак көч белән янгын сүндерелде. Моның өчен аларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Янгыннарны кисәтү һәм сүндерүдән тыш, безнең бурыч - аварияләр, юлтранспорт һәлакәтләре һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында авариякоткару эшләрен үткәрү. Күп тапкырлар вакытлыча вертолет мәйданчыгын ачып, санитар авиация вертолетларының төшү һәм күтәрелү хәвефсезлеген тәэмин иттек.
Тиешле заманча җиһазлар, укытылган кадрлар булмаса, без үзебезгә йөкләнгән бурычларны үти алмыйбыз. Хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүгә җитди игътибар бирелә. Эшкә яңа алынган кадрлар башлангыч әзерлекне Уфа, Казан, Самара шәһәрләрендәге уку пунктларында һәм үзәкләрендә үтә. Җитәкче вазифаларга югары белемле кешеләр генә кабул ителә. Һөнәри осталыкны камилләштерү, махсус белемнәрне тирәнәйтү һәм янгын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча хәрби хәрәкәтләр үткәрүдә практик күнекмәләр алу максатларында ел дәвамында уку дәресләре, янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелә.
Балаларның ут белән шаяруыннан янгыннарны кисәтү максатыннан, район мәгариф идарәсе ярдәме белән район мәктәпләрендә ел саен янгынга каршы тематикага балалар рәсемнәре һәм макеты конкурсы үткәрелә. Җәй көне “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагере һәм профильле-палаткалы лагерьларда балалар өчен янгын сүндерү техникасы күрсәтүләрен оештырабыз, янгыннарны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрәбез. Янгын-техник күргәзмәгә район мәктәпләре укучылары даими йөри. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгыннарны кисәтү турында даими чыгыш ясыйбыз
Узган елда «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагеренда Луганск Халык Республикасы Красный Луч шәһәреннән ял иткән 50 бала янгын сүндерү бүлегенә килеп, аларга караул начальнигы Д.Садертдинов һәм янгын сүндерүче В.Килмөхәммәтов музей һәм янгын сүндерү бүлеге буенча кызыклы экскурсия үткәрде.
Шәхси состав көче белән янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын сүндерү-техник коралларын, янгын сүндерү депосы биналарын төзек хәлдә тоту буенча эш алып барыла.
Авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдларда катнашабыз, гражданнар җыеннарынд а чыгыш ясыйбыз.
Үз эшебездә муниципаль район хакимиятенең ярдәменә таянабыз. Район хакимият башлыгы һәм район Советы игътибары ярдәмендә барлык авыл биләмәләрендә ирекле янгын сүндерү командалары булдырылды һәм эшли. Авылларның янгын хәвефсезлеген ныгыту максатында хакимият ел саен янгын сүндерү автомобильләрен сатып ала яки тергезә, янгын сүндерү деполарын ремонтлый, барлык торак пунктларда янгын сүндерү гидрантлары яки автомобильләргә су салу өчен махсус краннар урнаштыра.
Ел дәвамында янгын хәвефсезлеген ныгытуга юнәлдерелгән төрле карарлар һәм боерыклар кабул ителә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында төрле хәвефсезлек мәсьәләләре буенча актуаль һәм көнүзәк мәсьәләләр карала. Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл биләмәләренең янгын сүндерү техникасы әзерлеге смотрлары үткәрелә.
Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Алар ел саен янгын күзәтчелеге көнен бәйрәм итүгә чакырыла, өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла яки матди ярдәм күрсәтелә. Юбилей даталарына һәм туган көннәренә газетада котлаулар бастырыла Шулай ук районда уздырылган чараларда – өмәләрдә, спорт ярышларында катнашабыз. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән акча җыюда активлык күрсәтте.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары И.Хәсбиуллин, караул начальниклары Д.Мәгъданов, Р.Хафизов, Д.Садертдинов, бүлек командиры Л.Мәгәнабиевның, янгын сүндерүчеләр А.Исламов, И.Насыйпов, Ф.Каюмов, машина йөртүчеләр Х.Кадыйров, А.Насретдинов, Ш.Хаков, О.Гыйльфанов, Ф.Шәйхуллин, Р.Шакировның, диспетчерлар З.Исламова, И.Фаязованың яхшы эшләрен билгеләп үтәсем килә.
Узган елда янгыннан саклаучылар көне уңаеннан янгын сүндерүчеләр А.Исламов, И.Насыйпов Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары И.Сәгыйтовның Рәхмәт хатларына лаек булды. Ел йомгаклары буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендә уңышлары өчен диспетчер Л.Латыйпова һәм шофер Ш.Хаков муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде, соңгысы район хакимиятенең Мактау тактасына тәкъдим ителде.
Районыбызның янгын сакчылыгы бүлегенең хезмәткәрләре хәвефсезлек, иминлек сагында зур эш башкара. Сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, матди зыян салырга, кеше гомерен өзәргә сәләтле мәрхәмәтсез ялкын телләре белән көрәшә. Коллегаларымны, ветераннарымны, эшчәнлекләре янгынга каршы хезмәт белән бәйле барлык кешеләрне, аларның гаилә әгъзаларын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр, әмма һәркемгә кирәкле хезмәттә уңышлар телим.
Заһит Шәйхетдинов, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.