Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 Май 2023, 10:31

Халыкның ышанычлы терәге

Урындагы үзидарә органнарында ачык күңелле, намуслы һәм ихтирамга лаек кешеләрнең эшләве мөһим

Халыкның ышанычлы терәгеХалыкның ышанычлы терәге
Халыкның ышанычлы терәге

Урындагы үзидарә органнарында ачык күңелле, намуслы һәм ихтирамга лаек кешеләрнең эшләве мөһим. Авыл старосталары исә власть белән халык арасын бәйләүче звено булып тора. Староста – авыл халкының ышанычлы терәге, ул иҗтимагый яктан әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булган, якташлары арасында ихтирам казанган шәхес булырга тиеш.

Авылга староста сайлау мәсьәләсе килеп тугач, авыл халкы бертавыштан Илдар Миңнебаевны сайлады. Безнең Буралы авылы әллә ни зур булмаса да, проблемалар җитәрлек. Бүгенге көндә авылда 70ләп йорт - хужалык исәпләнә. Башлыча, авыл халкы малтуар тотып, бакча, кош-корт үстереп гомер итә. Авылда медпункт, клуб эшли.

Староста булгач, «Авылдашларның ышанычын акларга, аларның абруен яуларга, бар яклап та үрнәк булырга кирәк, менә шул чакта гына синең сүзеңә колак салачаклар, бөтен башлангычлар да теләктәшлек белдерәчәкләр» - ди Илдар Фәнис улы. Авыл халкы белән берлектә көтүлекләрне, чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү, авыл маллары су эчәр өчен көтүлеккә буа будыру, авыл зиратын тазартуда өмәләр оештыру кебек эшләрне дә башлап йөрүче ул. Узган ел халыкны су белән тәэмин итү өчен башняның нигезен ныгытуда өмә уздырылып, авылдашлар җыйган акчага яңа насос алып куелды

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә обелиск куюда буралылар бердәмлек күртсәтте: билгеле күләмдә акча җыелды, өмәләрдә актив катнашты. Бүгенге көндә обелиск авылыбыз горурлыгы булып тора.Узган елда зиратта бәләкәй генә йорт төзеп, кирәк-ярак кораллар сатып алынды. Авылга кергән урам башына һәм клуб территориясенә авылдашыбыз Назыйм Камалтдинов ярдәме белән пихта агачлары утыртылды.Бу эшләрнең барысы да старостаның тынгысыз хезмәте, аның башлап оештырып йөрү нәтиҗәсе. Шушы көннәрдә буралыларның тагын бер хыялы тормышка ашты – авыл зиратына перфоратор, генератор һәм башка кирәк - яраклар алынды.

Илдар Миңнебаев - алтын куллы, ярдәмчел, игелекле егет. Авыл халкының соравы буенча үз техникасы белән печәнен чаба, бәрәңгесен утыртыртуда ярдәм итә, йорт - кураларга ремонт эшләре дә башкара.

Гаиләсе белән дә бик бәхетле Илдар, тормыш иптәше Ильвира белән бер ул һәм кыз тәрбиялиләр. Авылыбыз уңганы Сабантуйларны оештыруда башлап йөри. Яна елны каршылаганда йортлары алдына матур фигуралар, Кыш бабай, Карсылу сыннары ясап, төрле яктырткычлар куеп, конкурста, Миңнебаевлар гаиләсе призлы урыннар яулый.

Илдар авторитетлы, сүзе үтә, янына үзе кебек авылыбыз өчен янып - көйгән авылдашлар бергә җыелып сөйләшәләр, киңәшләшәләр, уртак фикергә киләләр. Шул арада бергәләшеп эшләп тә куялар. Авыл халкын берләштерүдә чыннан да Илдарның да, ватсаптагы «Авыл» төркеменең дә булуы зур роль уйный. Ул авыл яңалыкларын, һәр-кемнең яшәешен белергә, килгән авырлыкларны уртаклашып яшәргә мөмкинчелек бирә. И.Миңнебаев бөтен кешенең фикерен дә, сәләтеносталыгын да, һәркемгә «ачкыч» та таба белә. Чын мәгънәсендә авыл патриоты, аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да битараф калдырмый. Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув белән тыгыз бәйләнештә булып, авыл халкының яшәешен Совет белән бәйләүче бер звено булып тора Илдар Фәнис улы. Безнең Буралы авылы, мөгаен, менә шуңа да бердәмдер.

Фәния Муллаәхмәтова. Буралы авылы

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас