Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
4 Май 2023, 05:28

Балалар сәнгать мәктәбендә классик музыка концерты узды

Программада искиткеч музыкаль әсәрләр яңгырады

Балалар сәнгать мәктәбендә  классик музыка концерты уздыБалалар сәнгать мәктәбендә  классик музыка концерты узды
Балалар сәнгать мәктәбендә классик музыка концерты узды

3 майда Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында классик музыка концерты узды. 
Концертта  Луиза Рим кызыБәдретдинова , Зилә Аксан кызы Шәрипова, Ирина Илгиз кызы Хафизова,  Ландыш Тәлгать кызы Габдуллина, Гөлназ Фандалис кызы Төхвәтуллина ,  Айсылу Гыйльмулла кызы Имаева, Энҗе Иршат  кызы Шәмсиева,  Ирина Гыйльман кызы Фәсхиева, Рида Фәнис кызы Шәйдуллина  укытучыларының сыйныф укучылары катнашты. 

Программада искиткеч музыкаль әсәрләр яңгырады: Р.Шуман, К.Хачатурян, П.Вакс, А. Гурилев, А. Коробейников, Н. Галиев, В. Семенов, Э. Бакиров, Э. Дженкинсон, А. Минков, С. Сайдашев, Э. Грига, Н. Понамарев.
Безнең яшь музыкантлар катнашучыларны соло һәм ансамбль башкарулары белән сөендерде.

 

 

 

Фото из открытых источников

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас