

9 май алдыннан Илеш коррекцион мәктәп-интернатында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флагын тантаналы күтәрүдән башланды. Бәйрәм кунакларына һәм ветераннарга котлау сүзе белән мәктәп директоры Фатима Мәүлиби кызы Сәлахова чыгыш ясады.
Мәктәп укучылары укутучылар белән бергә сугыш елларын искә төшерделәр, аларны үзләренең җырларында, биюләрендә, сугыш еллары шигырьләрендә һәм заманчалыгында чагылдырдылар. Балалар һәм ветераннар очрашуы Бөек Ватан сугышы турында видеороликлар карап, ветераннарның үз истәлекләре белән үрелеп барды. Бабайларыбызның һәм карт бабаларыбызның васыятен кадерләп саклаганда, безнең мәктәп укучылары аларның батырлыгына лаеклы булырга тырышалар!
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан барлык ветераннарны котлыйбыз! Ватаныбызны фашизмнан коткару хакындагы батырлыгыгыз буыннар хәтерендә мәңгегә сакланыр.
Чыганак Алсу Юзеева (Яхина)