

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 78 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шулар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.
Әйе, бик күп сулар агып, кышлар - җәйләр узып, чор белән чор алышынса да, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытмыйбыз, һәр елда аны тантаналы рәвештә билгеләп, батырлыкларын искә алабыз.
Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 78 еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан социаль- мәдәни, спорт учреждениеләрендә сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре белән очрашулар, авыл советы авыл биләмәләрендә тантаналы митинглар узды.
9 май көне иртәсендә район халкы да бердәм булып район үзәгендәге мәйданга җыелды. Табигать тә бәйрәмгә кушылгандай, иртәннән үк ягымлы кояш нурлары, йомшак җиле белән шатландырып, рух күтәренкелеге өстәде. Әйтерсең дә, күңелләрдәге хезмәт шатлыгын, иң мөһиме, озын сугыш юлы үткән, шул елларда « Фронт өчен!» дип эшләгән тыл батырларына булган чиксез сөюне уртаклашты. Безнең һәркайсыбызның йөрәгендә сугыш кырында яки тылда Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз, якыннарыбыз турында хатирәләр яши. Аларның каһарманлыкларын һәм ил азатлыгы хакына изге гамәлләрен искә алып, без чиксез горурланабыз.
Дәһшәтле елларда ил азатлыгын сакларга фронтка киткән 10 мең райондашыбызның 6841е туган йортларына кире әйләнеп кайта алмаган. Яу яланында ятып калган әлеге илешлеләр, яугирләр, фронтташлар истәлегенә ветераннар, район оешма- предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары Дан монументына чәчәкләр салды. Арытаба ветераннар үзәк мәйданга юнәлде.
Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады, утлы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. - Безнең һәркайсыбызның күңелендә җиңүчеләр буыны батырлыгы турында хәтер сакланыр. Ә югалтулар белән сугарылган Җиңү көне горурлык, батырлык, халкыбызның рухының бөеклеге һәм көче символы булып калачак. Кызганычка каршы, без бүген дә гражданнарыбызның азатлык һәм бәйсезлек хокукын якларга мәҗбүр. Хәзер илебез нацизм идеологиясенең яңа токымы белән яңадан көрәшә. Без, атабабаларыбыз кебек үк, Киев неонацист режимына каршы көрәштә бердәм сафта торабыз, гадел дөнья төзелеше өчен көрәшәбез. Әлеге вакытта алгы сызыкта Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге Башкорт ирекле батальоны, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган сугышчылар туган илебезне яклый, шулай ук «Ватан» башкорт отряды һәм Даян Мурзин исемендәге батальон оештырылды. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз, Ватан өчен авыр вакытта аны яклап чыккан һәм сугыш зонасында хәрби бурычын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Райондашларның батырлыгы - үлемсез һәм без алар өчен зур горурлык кичерәбез, алларында баш иябез,- диде ул һәм һәр йортта үзара аңлашу һәм татулык, күңел җылысы һәм ямь, иртәгәсе көнгә ышаныч хакимлек итүен теләде.
Бөек Ватан сугышы һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә ятып калган яугирләр бер минут тын калып искә алынды.
Илдар Иршат улы Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча көрәшкән Камил М. – Шәйморатов, һәлак булган Альберт Абдуллинның, Рөстәм Җиһаншинның гаиләләренә Батырлык орденнарын тапшырды.
Район ветераннар советы рәисе А.Романов, сугыш һәм хезмәт ветераны Р.Хәкимов чыгыш ясап, районда өлкән буынга игътибарлылык, кайгыртучанлык күрсәтелүен билгеләп, Хөкүмәткә, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшьләрне өлкән буын эстафетасын ышанычлы дәвам итәргә, яугирләр батырлыгын онытмаска чакырды. “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, махсус хәрби операциядә катнашучы Камил М. изге теләкләрен юллап, бердәм булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өндәде. Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Тимур Нәбиев булачак солдатлар исеменнән туган ил азатлыгын саклауда лаеклы алмашчы булырга, илгә намус белән хезмәт итәргә сүз бирде.
Арытаба бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды – үзәк мәйданга Җиңү байрагы һәм дәүләт флагы кертелде. Аның артыннан Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган парад – кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, район мәктәпләре укучылары маршы үтте. Бәйрәм чарасында катнашучыларга район үзешчән сәнгать осталары тирән эчтәлекле концерт программасын күрсәтте.
Әйе, авыр югалтулар, йөрәктә төзәлмәслек яра калдырган Бөек Җиңү ерагая барса да, 9 Май халкыбыз күңелендә шатлыкны һәм кайгыны, йөрәк әрнүен һәм истәлекне берләштергән тормыштагы иң дулкынландыргыч көн булып ул мәңгегә сакланачак. Чөнки аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән мәрхүм солдатлар да, аксакал ветераннар да, сугыш ятимнәре дә, тыл хезмәтчәннәре дә онытылмый һәм аларны онытырга хакыбыз юк.