

Янтуган авылында яшәүче 90 яшьлек Хөллия Гомәр кызы Җиһаншина озын һәм катлаулы тормыш юлы үткән, ил язмышына кагылган бик күп вакыйгалар шаһиты булган, без китап яки телевизорлардан белгән, күргәннәрне үз йөрәгеннән кичергән.
Авылда хөрмәткә лаек ветераннарның берсе ул. Сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны күргән инәй бүген дә көр, аек фикерле, җиңел гәүдәле. Йортҗире, ишегалды караулы, тәртиптә. Балалары, оныклары кайтып булышып тора. Бүгенге көндә үз аягында йөри, зиһененә дә күзләр тимәсен.
Язмамның герое ачык, киң күңелле кеше. Ул беркайчан да зарланмый. Әңгәмәбез вакытында ачлык-ялангачлык заманнарны искә төшерде. Гаиләсендә өч кыз, бер малай үскәннәр. Әтисе кан чиреннән бик иртә – 46 яшендә вафат була. Әнисе 1957 елда дөнья куя.
– Авыр тормыштан зарланмыйм. Сугыш еллары хакында күп зарланып сөйләүчеләр турында укыганым бар. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырышып эшләдек. Барына риза булдык, – ди ул.
1955 елда Янтуган авылына килен булып төшә Хөллия апа. Мәгъфүрҗан Җиһаншин белән тату, матур, үрнәкле гаилә корып җибәрәләр. Биш балалары – Мәүҗидә, Алик, Данис, Нәзифә, Айдар туа. Бүгенге көндә һәрберсе үз тормышлары белән яши. Төпчек улы Айдар Әфган сугышында булып кайткан яугир. Ул “Атайсал” проектында катнашып, авылдашларына һәрвакыт ярдәм итеп яши. Киленнәре белән яхшы мөгамәләдә, аларны кызлары урынына күрә. Кызганычка каршы, газиз баласы Аликны югалту ачысын татырга туры килә аңа.
40 ел дәвамында шофер булып эшләгән тормыш иптәше Мәгъфүрҗан белән ярты гасыр матур гомер кичергәннәр. Әмма кадерлесе 17 ел элек инде гүр иясе булган. Хөллия апа 43 ел бианай белән тату гомер кичереп, аны соңгы юлга озаткан.
Бүгенге көндә юбилярның 11 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Аның күкрәген “Ана даны” медале бизи. Бәйрәм, ял көннәрендә ветеранның йорты бала-чаганың шат тавышыннан шау-гөр килеп тора.
Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә йорт мәшәкатьләре белән дөнья көтүче Хөллия апа тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” җимешләрен татый. Якыннарының, авылдашларының олы ихтирамга ия булган әбекәй ул. Киләчәктә дә балалары, оныклары шатлыгын тоеп, хәерле гомер телим аңа.
Гөлнур Нигъмәтова. Янтуган авылы.