Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 Май 2023, 11:13

Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды

Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды      

Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйдыПутин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды
Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәт ветераннары буларак, пособие алачак. Бу хакта Социаль ярдәмгә бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысасында билгеле булды. Беренче очрашу мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларына багышланды.

Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар, башка затлар һәм аларның гаилә әгъзаларына лаеклы тормыш һәм актив эшчәнлек тәэмин итә торган шартлар тудыру максатыннан, «Ватанны саклаучылар» дип аталган Дәүләт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын булдыруны максатка ярашлы дип саныйм», - диелә документта.

Яңа структура комплекслы һәм адреслы ярдәм күрсәтәчәк, социаль, медицина, психологик булышлык күрсәтүне координацияләячәк, шифаханә-курортта дәвалану һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итәчәк. Фонд махсус операция ветераннары һәм 2014 елдан бирле Донбасстагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ярдәм кулы сузачак.

Шулай ук Русиядә ташламалы автокредитлау программасы кабат эшли башлады.

Аңардан махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнгәннәр, иреклеләр, контрактчылар) файдалана ала, дип хәбәр итә Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Мондый кредитлар буенча беренчел кертем машина бәясенең 20 процентын тәшкил итә. Алар буенча үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильне сатып алырга мөмкин, аның бәясе 2 миллион сумнан артмаска тиеш. Ташлама шул ук вакытта машина бәясенең 25 процентын тәшкил итәчәк, әмма 625 мең сумнан артык түгел.

 

 

Чыганак: Интернет 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас