Маяк
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 Май 2023, 15:46

Алда көтә зур юллар

Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы

Алда көтә зур юллар
Алда көтә зур юллар

 Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хатирә булып сакланып калучы бәйрәм. Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы дүрт кыз һәм дүрт егет өчен 22 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп соңгы кыңгырау бәйрәмен модернизацияләнгән бинада каршылады. Ул  “Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау” федераль программасы буенча башкарылды. Агымдагы уку елында биредә 500дән артык бала белем алды. Бәйрәм тантаналы башланып,гимн башкарылды һәм дәүләт флагы күтәрелде. Учреждение директоры Светлана Хәкимова котлау сүзләрен җиткерде. Укучыларның шатлыгын уртаклашырга муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да килеп, чыгарылыш укучыларына уңышлар теләде. Илдар Иршат улы Алмаз Гариповны, Әдилә Шәйморзинаны,Тимур Нәбиевны, Артем Рамазановны муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ата-аналар исеменнән Елена Хафизова укытучыларга рәхмәтен җиткерде, балаларга ак юл, уңышлар теләде.

 

Фото из открытых источников

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: