Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 Май 2023, 15:55

Якты киләчәк телибез

Ниһаять,  Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең унберенче сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән соңгы кыңгырау яңгырады

Якты киләчәк телибез
Якты киләчәк телибез

Ниһаять,  Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең унберенче сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән соңгы кыңгырау яңгырады. Бүгенге  көн аларда озак еллар истә калачак.

Линейкада уку отличниклары Мактау грамоталары, мәктәп тормышында актив катнашучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Ел буе төрле спорт ярышларында мәктәп данын яклаганнар да игътибарсыз калмады.  

Тантаналы чарада гимназия директоры  Ленара Мифтахова, муниципаль район Советы рәисе Наил Гайнуллин, ветеран укытучылар, ата-аналар һәрбарчасына уңышлар, алларына куелган бурычларга ирешергә, ак юл теләде. Аннары унберенче сыйныф укучылары шигьри теләкләр юллады, хушлашу вальсы биеде. Дәртле дә, моңсу да бу көй, бу бию берьюлы үсеп, олыгаеп киткән егетләр һәм кызлар өчен олы тормыш башлануын искәртте. Хәерле юл, яшьләр! Киләчәк сезнең өчен якты, уңышлы булсын.

 

Фото из открытых источников

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: