Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 Май 2023, 15:51

Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Базытамак урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналары өчен аеруча дулкынландыргыч көн, «Соңгы кынгырау» бәйрәме!

Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Базытамак урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналары өчен аеруча дулкынландыргыч көн, «Соңгы кынгырау» бәйрәме! Мәктәпкә булган бөтен мәхәббәтеңне белдерә торган вакыт! Пөхтә итеп җыештырылган, аллыгөлле чәчәкләр, шарлар, сурәтләр белән бизәлгән, дәртле көйләр яңгырап торган мәктәп алдына җыелучыларның кояштай көләч йөзләренә, килешле киемнәренә карап, әлбәттә, күңел соклана, хатирәләр яңара.

«Соңгы кыңгырау» күмәкләшеп, Русия, Башкортстан гимнарын башкару һәм флагын күтәрү белән башланып китте, җырлар, биюләр котлаулар белән дәвам итте.

Бәйрәм ямен, шатлыгын сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Тирән белемле һәм зур тәҗрибәле педагог Гөлназ Сәлимгәрәева җитәкләгән мәктәп коллективы тарафыннан 2022-2023 уку елында байтак куанырлык эшләр дә башкарылган. Быел 9 сыйныфны -12, 11 нче сыйныфны 6 бала мәктәп программасын тулысынча үтәп, дәүләт имтиханнарына әзерләнә башлаган.

Иң мөһиме, мәктәптә балалар каршысында аңбелеме, тәртибе һәм хаттә төс-кыяфәте белән үрнәк-эталон булып торган 18 укытучы хезмәт итә. Бу чараның күптән көтелгән иң кызыклы өлешләре - кыңгырау шалтырату, мәктәп вальсы һәм изге теләкләр белән тулы шарлар очыру, өстәвенә,мәктәп директорыһәм сыйныф җитәкчеләре Люба Сәйфетдинова, Ралия Сагаеваларның дулкынландыргыч чыгышлары укучылар күңелендә якты хисләр уятып, гомерлеккә истә калачак.

Тантанага кунак итеп чакырылган ветеран-укытучылар яшь буынны котлап, матур теләкләрен җиткерде. Мәктәп коллективы аларга зур хөрмәт күрсәтеп, бәйрәм белән котлады.Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Базытамак авылы советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мосабиров, XXII партсъезд ис. кооператив рәисе Неля Әхмәтова да килгән иде. Неля Дамир кызы кооператив исеменнән мәктәпкә һәм балаларга бүләкләр тапшырып сөендерде.

Кыңгыраулы мизгелләребелән саубуллашучы чыгарылыш сыйныфы укучылары үз алларына зур максатлар куеп, яраткан һөнәрләрен сайлап, арытаба белем баскычлары буйлап күтәрелүләрен дәвам итәрләр һәм туган илгә, халыкка кирәкле хезмәт күрсәтүче белгечләр булып җитешерләр, дигән теләктә калам.

 

Рита Солтанова. Базытамак авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: